Эчтәлеккә күчү

Әлфрид Шәймәрданов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлфрид Шәймәрданов latin yazuında])
Әлфрид Шәймәрданов
Туган телдә исем Әлфрид Шәймәрданов
Туган 31 гыйнвар 1961(1961-01-31) (63 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Сабабаш
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Әлма-матер Петербур дәүләт кино һәм телевидение университеты[d]
Һөнәре рәссам

 Әлфрид Шәймәрданов Викиҗыентыкта

Әлфрид Шәймәрданов (31 гыйнвар 1961 ел, СССР, ТАССР, Саба районы, Сабабаш) - рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

1961 елның 31 гыйнварында ТАССРның Саба районы Сабабаш авылында туган. Ленинград киноинженерлар институтын тәмамлаган.

1961 елдан әти-әнисе белән Казахстанның Караганда шәһәрендә яши.

1988 елдан 1991 елга кадәр Казан кинохроника студиясендә эшли.

1993 елдан рәсем сәнгате белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә һәм шул ук елдан башлап күргәзмәләрдә куела башлый.

2003 елдан - Россия Иҗади Рәссамнар берлеге әгъзасы. 2008 елдан - Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Рәссам эшләгән "беркатлы рәсем" стиле бик сирәк. Бүгенге көндә Татарстанда ул - бу юнәлештәге бик аз рәссамнарның берсе, ул Татарстан Республикасын Россиядә дә, чит илләрдә дә лаеклы тәкъдим итә. 1997 елда Шәймәрданов беренче тапкыр Братиславада (Словакия) узган Бөтендөнья беркатлы сәнгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасын тәкъдим итте. Шулай ук Рәссамның үзәк йортында (Мәскәү), Германия, Литва, Болгария илчелекләрендә шәхси күргәзмәләр оештырылды. 2001 елның июнендә Казанга Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасында әгъза булу турындагы сертификат тапшыру кысаларында ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары М.Бушенакига ЮНЕСКОга бүләк итеп «Картофель, сорт Горбачев» картинасы тапшырылды[1].

  • 1993 - «Россиянең беркатлы сәнгате» Бөтенроссия күргәзмәсе, Халык иҗаты йорты, Мәскәү, Россия
  • "Яңа сәнгать. Кичә. Бүген. Иртәгә» 15-нче күргәзмәсе, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Казан, Россия
  • 1997 - Бөтендөнья беркатлы сәнгать күргәзмәсе, Братислава, Словакия
  • 1998 - шәхси күргәзмә, Үзәк рәссам Йорты, Мәскәү, Россия
  • 1999 - «Московские новости» газетасы редакциясе, Мәскәү, Россия
  • 2004 - «Фестнаив-2004» аутсайдерларның Мәскәү халыкара беркатлы сәнгать һәм иҗат фестивале
  • 2005 - Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге, Алман мәдәнияте үзәге, Мәскәү, Россия
  • 2007 - шәхси күргәзмә, РФдә Литва республикасының Илчелеге, Литва мәдәнияте үзәге, Мәскәү, Россия
  • Россия Федерациясендә Болгария Республикасының Илчелеге, Болгар мәдәнияте үзәге, Мәскәү, Россия
  • «Кышкы бизәкләр» күргәзмәсе, Үзәк рәссамнар Йорты, Мәскәү, Россия
  • 2011 – «Казан» милли мәдәни үзәге, Казан, Татарстан Республикасы
  • 2012 - Татарстан Республикасы Дәүләт Советында шәхси күргәзмә, Казан
  • 2013 - «Фестнаив-2013» аутсайдерларның IV Мәскәү халыкара беркатлы сәнгать һәм иҗат фестивале, Мәскәү, Россия
  • "Бәхет мәңгегә" шәхси күргәзмәсе, беркатлы сәнгать музее, Мәскәү, Россия
  • 2014 - IV «Фестнаив-2013» аутсайдерларның беркатлы сәнгать һәм иҗат Мәскәү халыкара фестивале, Витебск (Беларусь), Рига (Латвия))
  • 2014 - Рига конгресслар Йортында (Латвия, Рига) Россия сынлы сәнгать осталары күргәзмәсе)

Татарстан журналының 2022 елның беренче саны тышлыгына Ә. Шәймардановның ике картинасы бергә урнаштырыла: «Шыпырт, тычканнар» һәм «Ак мәче». Бу вакыйга урыс милләтчеләренең хисләрен кузгата, чөнки ак мәче ягында — мәчет, кара мәче ягында чиркәү була. Русия электрон матбугатында зур шау-шу куба.[2] Чынлыкта, ике картина да бер үк икенче план белән белән ясалалар. Ә тышлыкта ике рәсем дә киселеп, биткә укмаштырыла.