Әлфәт Закирҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлфәт Закирҗанов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әлфәт Закирҗанов
Ә.М.Закирҗанов.jpg
Туган телдә исем Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов
Туган 7 октябрь 1959(1959-10-07) (60 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Югары Яке
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре әдәбият галиме
Җефет Гөлсинә Данан кызы, педагог
Балалар кызлары Алия, педагог;
Люция, психолог
Бүләк һәм мөкәфәтләре Шәйхи Маннур премиясе

Әлфәт Закирҗанов, Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов (1959 елның 7 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Югары Яке) — әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагогия фәннәре кандидаты (1993), филология фәннәре докторы (2012), Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире. Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры. Рус мәктәпләре өчен татар әдәбияты дәреслекләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик әсбаплар, вакытлы матбугатта басылган бүгенге әдәби процесска багышланган тәнкыйть мәкаләләре авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2005). Шәйхи Маннур премиясе лауреаты (2019)[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Заман белән бергә» китабы. 2004

1959 елның 7 октябрендә Татарстан АССР Мамадыш районы Югары Яке авылында сугыш ветераны Мәгъсүмҗан Закирҗановның сигез балалы гаиләсендә җиденче бала булып туган. Үсәли кызы булган үз әнисеннән бик яшьли ятим калган: әнисе Зәйтүнә район үзәгеннән авылга кайтканда ул утырган машина авып, шунда вафат булган[2]. Баскан авылыннан булган Сабира әнисе тәрбиясендә үсә[3]. Кече һәм Урта Кирмән авылларына йөреп укый. 1976 елда Түбән Кама шәһәрендә төзүче булып эшли. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый (1983). Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. Бер елдан Уразбахты мәктәбенә директор итеп күчерәләр, 19841987 елларда Уразбахты мәктәбе директоры. 1987 елда гаиләсе белән Казанга күченә, мәктәптә укытучы, директор урынбасары булып эшли. 1989 елда Мәскәүдәге Милли мәктәпләр институты каршындагы аспирантурага укырга керә. 1993 елда «Татар мәктәбенең өлкән классларында драма әсәрләрен өйрәнү» дигән темага педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый. Мәгарифнең милли проблемалары институтының Казан филиалында фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип. 1995 елдан Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы, 1997 елдан доцент булып эшли. 2012 елда «Хәзерге заман татар әдәбият белеме: традицияләр һәм яңа тенденцияләр» темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклаган.

Фәнни кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият укыту мәсьәләләре белән фәнни нигездә шөгыльләнә. Рус мәктәпләренең 5 һәм 11 классларында укучы татар балалары өчен әдәбият дәреслекләре төзүдә катнаша. Татар теле, әдәбияты укытучылары һәм укучылар өчен дәреслек-әсбаплары басылып чыга: «Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре» (1997), «11 сыйныфта татар әдәбиятын укыту» (2001), «Сыйныфтан тыш уку дәресләре» (2002). «Татар әдәбияты: теория, тарих» (2004) китабын чыгаруга өлеш кертә. «Татар әдәбияты тарихы» сигез томлык басмасын төзүчеләренең берсе[4][5].

Татар әдәбияты тарихына, бүгенге әдәби процесска, әдәби тәнкыйтькә, проза, драматургия мәсьәләләренә караган мәкаләләре «Казан утлары», «Фәнни Татарстан», «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф», «Шәһри Казан» һ. б. газета-журналларда басылып килә. 50 дән артык фәнни хезмәт, «Заман белән бергә» тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы (2004) авторы[6].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Заман белән бергә: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. К.: ТКН, 2004. ISBN 5-298-00415-1
  2. Татар әдәбияты. Теория. Тарих (автордаш). К.: Мәгариф, 2004.
  3. Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге (автордаш) К.: Мәгариф, 2007.
  4. Яңарыш юлыннан: хәзерге татар әдәбият белеме мәсьәләләре. К.: ТКН, 2008.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Гөлсинә Данан кызы, Казанның Совет районы 90нчы гимназиясе директоры[7].

кызы Алия, педагог. Алиянең ире Альберт, геолог. Балалары Искәндәр, Суфия.
кызы Люция, психология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина институты укытучысы.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани. К.: ТКН, 2009.
  2. Ирек Нигъмәти. Йөзлек белән туганнар. «Гаилә һәм мәктәп», 2019 ел, октябрь, 2-5нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]