Әлшәй хәбәрләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлшәй хәбәрләре latin yazuında])
Әлшәй хәбәрләре
Альшеевские вести
Tөр

Иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы

Нәшер итүче

Башкортстан Республикасының "Альшеевские вести" мөхәрририяте" казна оешмасы

Баш мөхәрир

С.И. Жуковская (татарча гәҗит буенча урынбасары Ф.Ө. Нигъмәтҗанова)

Штат корреспондентлары

11

Нигезләнгән

1935

Тел

татар теле

Төп офис

Русия, Башкортстан, Әлшәй районы, Раевка авылы, Ленин ур., 19


Веб-сайт: http://alsh-vesti.ru/

Әлшәй хәбәрләре - татар телендә Башкортстанның Әлшәй районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр чыга. русчаАльшеевские вести”, башк.Әлшәй хәбәрҙәре”.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлшәй районы гәҗите район оештырылган 1935 елның февраленнән нәшер ителә башлый.

Ике мөстәкыйль гәҗит - татарча Сталинчы, русчаСталинец” булып чыга. Беренче мөхәррирнең фамилиясе – Мотур[1]. (рус.)

Беренче татар гәҗитендә журналист Мостафа Солтанов эшли (соңыннан “Совет Башкортостаны”нда хезмәт куя).

1955 елның 1 гыйнварыннан атнага 3 мәртәбә чыга торган була.

1959 елны Ильич юлы / “Путь Ильича” исемен ала.

1963 елда Әлшәй, Дәүләкән, Миякә районы бер авыл хуҗалыгы идарәсенә берләшкәч, Раевкада өлкә матбугаты дәрәҗәсендәге татарча Дим/(русчаДёма”) гәҗите нәшер ителә башлый. Мөхәррире А.Ф. Семёнов (татарча гәҗит буенча урынбасары М.Г. Хаҗигалиев)[2].

1964 елда Әлшәй районы яңадан торгызылгач, Ленинизм байрагы / “Знамя ленинизма” гәҗите чыга башлый. Татарча гәҗит дубляжда гына чыга. Мөхәррирләр булып төрле елларда Г. Т. Евдокимов, П. Е. Филатов, А. З. Шакиров, И. И. Такалов, А. А. Лакеев, Т. П. Пискарева эшли.

Район гәҗите битләрендә Шамил Анак, Рәшит Шәкүр, Әмир Мәхмүдов , Гөлфия Юнысова кебек иҗат көчләре үз әсәрләре белән катнаша.

1990 елда гәҗит хезмәткәрләре тәкъдиме белән Әлшәй хәбәрләре / «Альшеевские вести» исемен ала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәҗитнең рәсим сайты 2014 елның 16 май көнендә архивланган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әдәби Башкортстан картасы
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-07-19, retrieved 2014-08-27