Әл-Галим

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әл-Галим latin yazuında])

Әл-Галиим (гарәп. الْعَلِيمُ‎) – Аллаһның 99 исеменең берсе. Һәр нәрсәне белгән, белүче димәктер. Аның белүенең чиге юк. Дөньяның башыннан ахырына кадәр мәңгелек булган һәм булачак һәр нәрсәне белер. Аның белеме кешеләрнең белеме кебек түгел, Ул ачык һәм яшерен һәрнәрсәне белер. Аның, гыйлеме галәмдәге һәрнәрсәне эченә алган. Кеше дә белем иясе. Ләкин кеше белеменең чикле булуы билгеле нәрсә. Кеше белемен арттыру өчен тырышырга тиеш. Гыйлемен арттырган саен, Аллаһы Тәгаләне тагын да яхшырак таныр һәм белер.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баулы мөхтәсибәте. 2017 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.