Әл-Гаффар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әл-Гаффар latin yazuında])

Әл-Гаффәәр (гарәп. الْغَفَّارُ‎) – Аллаһның 99 исеменең берсе.Бу сүзнең тамырында яшерүче мәгънәсе бар. Ягъни Аллаһ бик яшергән димәктер.

Аллаһ кешеләр тарафыннан күрелеп беленергә тиешле булмаган нәрсәләрне яшерер. Әлбәттә, бу беренче чиратта гөнаһларга карый. Әгәр бу дөньяда эшләнелгән һәр гөнаһ ахирәттә фаш ителсә, безнең андагы хәлебезне аңлатырлык сүзләр табылмас иде. Бөек Аллаһ бу исеме белән колларының гөнаһларын яшерер, ягъни гафу итәр.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баулы мөхтәсибәте. 2017 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.