Әл-Мөкътәдир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әл-Мөкътәдир latin yazuında])
Әл-Мөкътәдир
Багдад хәлифәсе
Вазыйфада
908 – 929
Аңа кадәр Али Әл-Мөкътәфи
Дәвамчысы Әл-Каһир
Багдад хәлифәсе
Вазыйфада
929 – 932
Аңа кадәр Әл-Каһир
Дәвамчысы Әл-Каһир
Туган 895(0895)
Багдад
Үлгән 932(0932)
Багдад
Балалар Әр-Рәди, Ибраһим Әл-Мөттәки, Әбүл-Касыйм әл-Мөти
Әни Shaghab[d]
Әти Али Әл-Мөкътәфи
Багдад хәлифәсе Әл-Мөкътәдир җибәргән илчелек 922 елда Болгар шәһәренә килә

Әл-Мөкътәдир Биллаһ яки Әбүл-Фәдл Җәгъфәр ибн Габдуллаһ Әл-Мөкътәдир Биллаһ (Гарәпчә: أبو الفضل جعفر بن أحمد المعتضد‎‎) (895932) — Габбасиләр[1] нәселеннән Багдад хәлифәсе (Гарәп хәлифәтенең хәлифәсе).

921 елда Идел буе Болгары хакиме Алмыш үтенече буенча Әл-Мөкътәдир хәлифә Идел буе Болгарына Сусан әр-Рәси җитәкчелегендәге Әхмәд ибн Фадлан сәркатибе белән рәсми илчелекне җибәрә.

Идел буе Болгары хакиме, Ислам динен кабул иткән Алмыш Хәзәр каһанлыгына бәйлелегеннән азат итү максатыннан Багдад хәлифәсеннән мөселман остазлары, мәчетләрне, хәрби кирмәнне төзүчеләрне җибәрергә сорый, шулай ук ул вакытта дөньяның иң зур дәүләте Гарәп хәлифәте тарафыннан Болгар дәүләтенең бәйсезлеген тануга ирешә.

Багдад хәлифәсе Әл-Мөкътәдир Идел буе Болгары бәйсезлеген таныганнан соң, болгарлар Идел буйларында зур сәяси йогынтыга ирешә.

Татарстан җирендәге бәйсез дәүләтне беренче таныган хаким.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

908 елда әтисе Али Әл-Мөкътәфи үлгән вакытта Әл-Мөкътәдиргә 13 яшь тула. Аның әнисе грек кол хатыны булган.

Сарай кешеләре арасында көрәш башлана, беренче төркем Әл-Мөкътәдирне, икенче төркем аның абые Габдаллаһны тәхеткә утыртырга теләгәннәр. Көрәш нәтиҗәсендә Әл-Мөкътәдир тәхеткә утыра, ә Габдаллаһ үтерелә.

Әл-Мөкътәдир зәгыйфь хаким булган, күбесенчә күңел ачу мәҗлесендә катнашкан. Идарә иткән чорда хәлифәт түбән төшә, 25 ел дәвамында 13 вәзир алыштырыла, дәүләт Төньяк Африка, Мисыр һәм Мосул ны югалта.

Дәүләтнең төньяк чикләрендә Византия белән сугыш бара. Византиянең төньяк чикләренә Дунай буе болгарлары яный башлаганда Византия регенты (914-919) Зоя Карбонопсина гарәпләр белән Солых килешүен имзаларга чишә, Әл-Мөкътәдир килешә. Ләкин Солых килешүе нәтиҗәсендә мөселман әсирләр өчен 120 мең алтын динар түләнгән. Әлеге ташламалар хәлифәттә ризасызлыкны тудыра.

921 елда Әл-Мөкътәдир хәлифә Идел буе Болгарына Сусан әр-Рәси җитәкчелегендәге Әхмәд ибн Фадлан сәркатибе белән рәсми илчелекне җибәрә.

929 елда сарай кешеләре беренче дәүләт түнтәрелешен ясап, Әл-Каһирне тәхеттә утыртмакчы, ләкин сакчылар шуны якламыйлар һәм Әл-Мөкътәдир тәхеттә янә утыра.

932 елда икенче дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә Әл-Мөкътәдир Багдад капкасы янында үтерелгән.

Тарихи факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

922 елның 26 мартында суфи юлбашчы Мансур Хәлляҗны җәзалап үтерергә әмер бирә[2].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 52 җомга хөтбәсе, елның hәр атнасына - İslamic Publishing.
  2. Татар әдәбияты тарихы. 8 томда. 2нче том. XV-XVIII гасырлар (төзүчесе Р.Ф. Рахмани). Казан: ТКН, 2014. ISBN 978-5-298-02846-2