Әл-Хәнсә
| Әл-Хәнсә | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | гарәп. الخنساء |
| Туган | 575[1] Неджд[d], Согуд Гарәбстаны |
| Үлгән | 645[2] Неджд[d], Согуд Гарәбстаны |
| Һөнәре | шагыйрь, язучы |
| Ата-ана |
|
| Кардәшләр | Sakhr ibn ʿAmr[d] |
Тумадир бинт Әмр әс-Суламия, Әл-Хәнсә ((تماضر بنت عمرو بن الحارث بن الشريد السُلمية, al-Khansāʾ (الخنساء,) — Бәнү Сөләйм кабиләсеннән булган мәшһүр гарәп шагыйрәсе.[3]
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аның тулы исеме — Тумадир бинт Әмр ибн әл-Харис ибн әш-Шәрид әс-Суламия. Гомеренең күп өлешен үз кабиләсе белән үткәргән, кияүгә чыккан һәм балалары булган. Инде тормышының ахырында ул ислам динен кабул иткән (Мөхәммәд пәйгамбәр белән очрашканнан соң). Аның Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә барып, хәлиф Гомәр ибн Хаттаб белән очрашканлыгы турында да әйтелә. Аның дүрт улы да Кадисия сугышында гарәп-мөселман армиясе составында һәлак булган. Әл-Хәнсә абыйлары Сахр һәм Муавия үлемнәре турындагы элегияләре белән дан казанган[4]. Әл-Хәнсәнең лирикасын рус теленә А. А. Долинина һәм Н. В. Стефанович тәрҗемә иткәннәр.
Меркурийдагы кратер Әл-Ханса исеме белән аның хөрмәтенә аталган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
- ↑ OpenITI corpus — OpenITI.
- ↑ Al-Khansāʾ | Arab poet (en).
- ↑ Esat Ayyildiz El-Hansâ’ Bint ‘Amr: Eski Arap Şiirinde Öncü Bir Mersiye Şairi Hanım (tr) // Mütefekkir. — 2020-06-30. — В. 13. — Т. 7. — С. 201–224. — ISSN 2148-8134. — DOI:10.30523/mutefekkir.757993 Архивировано из первоисточника 20 июль 2020.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Урта гасырлар гарәп шигърияте. — Мәскәү: Нәфис әдәбият, 1975.
- Аравийская старина. — М.: Наука, 1983.