Әминә Вәдуд
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Тугандагы исем | ингл. Mary Teasley |
| Туу датасы | 25 сентябрь 1952 (73 яшь) |
| Туу урыны | Бетесда (Мэриленд), Мериленд, Америка Кушма Штатлары[1] |
| Һөнәр төре | университет профессоры, ислам белгече, борец за права женщин |
| Эшчәнлек өлкәсе | исламский феминизм[d], дин өйрәтмәләре[d], фәлсәфә, межрелигиозный диалог[d] һәм Ислам белеме[d] |
| Эш урыны | Международный исламский университет в Малайзии[d], Университет Содружества Виргинии[d] һәм Гаҗа Мада университеты[d] |
| Әлма-матер | Каһирә университеты[d], Мичиган университеты, Пенсилвания университеты, Американский университет в Каире[d] һәм Әл-Әзһәр университеты |
| Сәнгать юнәлеше | чёрный феминизм[d] |
Әминә Вәдуд (25 сентябрь 1952 ;ингл. Amina Wadud Әминә Вәдуд — АКШта имам буларак мөселман дини йолаларын үткәргән беренче хатын-кыз һәм Виргиния Бердәмлеге университеты ислам фәннәре профессоры.
Афроамерика гаиләсендә туган, 1972 елда ислам динен кабул иткән[2].
2005 елның 18 мартында Әминә Вәдуд тарихта җомга көнне җәмәгать намазын (гарәп. جمعة) имам сыйфатында укыган беренче хатын-кыз була . Тантана Нью-Йорк шәһәрендәге Изге Иоанна епископаль чиркәвендә уза. Өч мәчет янаулар аркасында, чараны үткәрүдән баш тарта. Чарада якынча 100 кеше катнаша, ә урамда зур протест демонстрациясе үза.
1994 елда Әминә Вәдуд җомга хөтбәсен (гарәп. خطبة Кейптаундагы (Көньяк Африка) Клермонт Мейн Роуд мәчетендә укыган, бу да протестларга китерә.
2005 елның октябрендә Әминә Вәдуд Барселонада узган Халыкара ислам феминизмы конгрессында чыгыш ясый,һәм аңа 30 әгъзадан торган җәмгыятьнең имамы вазифасын тәкъдим итәләр.
Әминә Вәдуд — гендер һәм Коръән тикшеренүләре буенча белгеч. Ул Мичиган университетында докторлык дәрәҗәсен алган һәм Мисыр, Америка , Каһирә университетларында һәм Әл-Әзһәр университетында гарәп телен өйрәнгән.
«Коръән һәм хатын-кыз: Изге текстны хатын-кыз күзлегеннән яңадан уку» («Коран и женщина. Перечитывая Коран с женской точки зрения» Qur’an and Woman: Rereading the Sacred Text from a Woman’s Perspective) китабы авторы.
Уңай һәм тискәре яклары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөселман даирәләре Әминә Вәдудны эшеннән азат итәргә тырыша. Әминә Вәдудның фикерләре мөселман дөньясында киң протест тудыра. Мөселман теологлары хатын-кызның мөселман дини йолаларын үткәрергә омтылышына каршы чыгыш ясыйлар Шулай да, аның тарафдарлары да бар, аеруча АКШтагы прогрессив мөселманнар хәрәкәте арасында.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Амина Вадуд (en). gariwo.net. әлеге чыганактан 2012-02-14 архивланган. 2010-12-22 тикшерелгән.
- Профессор Амина Вадуд: За прогресс в исламе (en). thejakartapost.com. әлеге чыганактан 2012-02-14 архивланган. 2010-12-22 тикшерелгән.
- US academic first woman to lead Muslim prayers in UK ( Женщина-академик из США, первая проводит молитвы мусульман в Великобритании) (en). guardian.co.uk. әлеге чыганактан 2012-02-14 архивланган. 2010-12-22 тикшерелгән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #142916072 // Gemeinsame Normdatei — DNB, 2012—2016.
- ↑ Wadud, Amina (2006). "Aishah's Legacy: The Struggle for Women's Rights within Islam". in Kamrava, Mehran. The New Voices of Islam: Rethinking Politics and Modernity: A Reader. University of California Press. pp. 201. 0520250990. https://books.google.com/books?id=SI50zP_dhEwC&q=University%20of%20Pennsylvania%20amina%20wadud&pg=PA201.