Әминә Зарипова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әминә Зарипова latin yazuında])
Әминә Зарипова
Туган 10 август 1976(1976-08-10) (47 яшь)
Чырчык, Ташкент вилаяте, Үзбәкстан ССР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Русия дәүләт физик мәдәният, спорт, яшьләр һәм туризм университеты[d]
Һөнәре нәфис гимнастика спортсмены

 Әминә Зарипова Викиҗыентыкта

Әминә Васил кызы Зарипова (1976 елның 10 августы, Чырчык, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — Россия спортчысы индивидуаль күнегүләрдә нәфис гимнастиканы тәкъдим итә. Биш тапкыр дөнья чемпионы. Нәфис гимнастика буенча атказанган спорт мастеры[1]. Олимпия чемпионы Маргарита Мамунның тренеры.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әминә Зарипова 1976 елның 10 августында Үзбәкстан ССРның Ташкент өлкәсе Чырчык шәһәрендә татар гаиләсендә туа. Нәфис гимнастика белән 10 яшьтә шөгыльләнә башлый. Нина Каплан тренерлыгында шөгыльләнә.

ССРБ таркалганнан соң Россиягә күчеп килә, анда Ирина Винерда тренерлыгында Россия җыелма командасы әгъзасы буларак (1992) Новогорск Гимнастика үзәгендә нәфис гимнастика белән шөгыльләнүне дәвам итә. Чыгышлар өчен программаларны Наталья Кукушкина куя[2].

1992 елдан башлап 1998 елда спорт карьерасын тәмамланганчы, Әминә Зарипова программаның төрле төрләрендә биш тапкыр дөнья чемпионы, өч тапкыр Аурупа чемпионы, ике тапкыр (1994, 1995) Россия чемпионы була. 1996 елда Атлантада узган җәйге Олимпия уеннарында катнашып, шәхси берничә ярышны берләштергән дисциплинада дүртенче урынга лаек була.

Спорт чыгышларын тәмамланганнан соң, 1999 елда Әминә тренерлык эшенә керә. Күпмедер вакыт Грециянең яшьләр җыелма командасы тренеры була. 2002 елда Россия дәүләт физик культура академиясен тәмамлый.

2007—2008 елларда «Гражданская сила» сәяси партиясенең Югары Советы әгъзасы[3].

2016 елда Зарипова шәкерте Маргарита Мамун Рио-де-Жанейрода узган Олимпия уеннарының индивидуаль күп төр ярышында җиңә.

Ире — Алексей Кортнев («Несчастный случай» төркеме лидеры). Уллары Арсений һәм Афанасий, кызы Аксинья.

Спортта нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1993 Дөнья чемпионаты, Аликанте: 7 нче урын — туп, чукмар, кыршау, тасма; 3 нче урын — шәхси күп төрле ярыш (многоборье), команда.
  • 1994 дөнья чемпионаты, Париж: 4-нче урын — туп; 3-нче урын — чукмар; 8-нче урын — кыршау; 2-нче урын — шәхси күп төрле ярыш, команда;
  • 1995 дөнья чемпионаты, Вена: 1 нче урын — туп, чукмар, команда; 5 нче урын — шәхси күп төрле ярыш; 2 нче урын — тасма;
  • 1996 Олимпия уеннары, Атланта; 4 нче урын - шәхси күп төрле ярыш;
  • 1996 дөнья чемпионаты, Будапешт: 2 нче урын-туп; 1 нче урын — чукмар;
  • 1997 дөнья чемпионаты, Берлин: 5-нче урын — тасма; 1-нче урын — команда.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]