Әминә Мөхетдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әминә Мөхетдинова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әминә Мөхетдинова
Ә.Ф.Мөхетдинова.jpg
Туган телдә исем Әминә Фәсах кызы Мөхетдинова
Туган 6 сентябрь 1893(1893-09-06)
Русия империясе, Казан
Үлгән 26 декабрь 1944(1944-12-26) (51 яшь)
Енисейск, Красноярск крае
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре юрист
Җефет Госман Дивәев
Балалар улы

Әминә Мөхетдинова, Әминә Фәсах кызы Мөхетдинова (1893 елның 6 сентябре, Казан1944 елның 26 декабре, Енисейск) — татар кызларыннан Русия империясендә югары белем алган беренче студент, хокук белгече, сәясәтче, инкыйлаб хәрәкәтендә катнашучы. ТАССР юстиция, халык мәгарифе халык комиссарлары урынбасары (1920-1921), Кырым АССР Баш суды прокуроры (1922-1924), РСФСР Югары суды коллегиясе әгъзасы (1928-1930). ВКП (б) ҮК бүлек мөдире ярдәмчесе (1936). Сәяси золым корбаны.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1893 елның 6 сентябрендә Казанда мулла (соңыннан мөгаллим) гаиләсендә туган. Мария гимназиясен алтын медальгә тәмамлаган. 1906-1907 уку елында барлык РИ университетлары (Варшауныкыннан кала) хатын-кызларны ирекле тыңлаучы итеп, 1915 елдан тулы хокуклы студент итеп кабул итә башлый[1]. Әминә Мөхетдинова, хатын-кызлар курсларын тәмамлагач, Казан университетының медицина факультетына укырга керә, соңрак юридик факультетка күчә һәм 1919 елда тәмамлый.

1917-1918 елларда Милләт Мәҗлесе депутаты. 1918-1919 елларда Үзәк мөселман комиссариатының Фәнни коллегиясе рәисе. 1919 елда Казандагы 16нчы мөселман җәяүле гаскәр командирлары курсларының өлкән сәяси җитәкчесе. Татарстан АССР төзелгәч, 1920-1921 елларда ТАССР юстиция, халык мәгарифе халык комиссарларының урынбасары, Академүзәкнең бүлек башлыгы. 1922-1924 елларда Симферополь шәһәре һәм өлкәсе инкыйлаби трибуналы прокуроры, Кырым АССР Баш суды прокуроры урынбасары. 1924-1926 елларда ВКП (б)ның Бауман район комитетының 1 нче сәркәтибе.[2] 1927 елда Кызыл профессура институтын тәмамлый. 1928-1930 елларда РСФСР Югары суды коллегиясе әгъзасы. 1936 елдан ВКП (б) ҮК аппаратында (матбугат һәм нәшрият бүлеге мөдире ярдәмчесе). 1936 елда, каты авырып, пенсиягә китә.

Сәяси золым корбаны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 15 августында ире белән бергә кулга алына һәм Казанга китерелә. Ире Госман Дивиев 1938 елда ук атып үтерелә. 1938 елда НКВД органнары тарафыннан уйлап чыгарылган эш буенча, «Совет җөмһүриятен җимерүне максат иткән «Идел-Урал оешмасы»н оештыруда» гаепләнә[3]. Суд 1938 елның 20 маенда Казанда уза. Гаепләнүчеләрнең (барлыгы 23 кеше) күпчелеге кебек, Ә.Ф. Мөхетдинова да төрмәгә ябылуга хөкем ителә. Сөрген срогын 1942 елга кадәр Енисейскида уза[4]. 1944 елның 26 декабрендә зәңгеләдән һәм тифтан вафат була, шәһәр зиратына җирләнә. 1956 елда, вафатыннан соң, исеме аклана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мансур Лисевич. История Казани глазами эрудитов. К.:Издательский дом «Титул-Казань», 2011. ISBN 10 5-7497-0017-8
  2. Ф.Н. Багаутдинов. Жизнь замечательных юристов. Амина Фасаховна Мухитдинова. К., 2015.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]