Әминә хатын
Әминә хатын | |
---|---|
Туган | 1398 Эльбистан[d], Төркия |
Үлгән | 1449 Bursa, Госман империясе |
Ватандашлыгы | Госман империясе |
Һөнәре | аксөяк |
Җефет | Мехмед I[d] |
Балалар | Мурад II[d] |
Ата-ана |
|
Әминә хатын (төр. Emine Hatun) — Дулкадир бәйлеге хакименең кызы, Госман империясе солтаны Мәхмәт I нең хатыны, солтан Морат II нең әнисе .
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әминә Дулкадир бейлеге хакименең кызы булган. Немец шәркиятче-тарихчысы Франц Бабингер һәм Озыншаршылы Измаил Хакки (төр. Ismail Hakkı Uzunçarşılı) фараз итүләренчә, аның атасы Сули Шабан-бей булган. Э. Алдерсон фикере буенча исә аның атасы Сули-бей, яки, аның туганы (монысы бик ышанычсыз фараз) Мәхмәт-бей Дулкадирид булган. Тарихчылар Р.Юнанч һәм Дж. Мордтман Әминәнең атасы Мәхмәт-бей булган дип санаган [1]
Тарихчыларның бер өлеше Әминәнең никахын 1403 елга кайтарып калдыра, шул чорда Мәхмәт Чәләби (төр. Мехмед Челеби) Баязитның үзәге Анкара булган элекке анатолия җирләре белән идарә итә башлый. Чамурлу янындагы сугышта ул үзенең ир туганы Иса гаскәрен тар-мар итә [2][3][4]. Мәхмәт Нәшри кызны әйттерү турында болай дип яза: «Ул (Мәхмәт Чәләби) Токатта ашап-эчеп утырганда <...> Дулкадироглыдан вәкил килде.Бик озак сөйләшкәннән соң дошманлыкны туктатырга карар итәләр. Алар яраша. Шунда солтан Дулкадироглының кызын сората. Ул бик бай бүләкләр һәм никах балдагы китерә»[5]. Э. Алдерсон фикеренчә, кодалашу 1399 елда ук, Баязит Дулкадирны буйсындырганда ук булган, ә никах соңрак - 1404 елда укылган, ул мәлгә Мәхмәтнең хакимлеге тотырыклырак була төшкән [2].
Әминәнең балаларыннан тик берсе генә шик уятмый — ул булачак солтан Морат II[6], бу улы 1403 яки 1404 елда дөньяга килгән[7]. Морат 1421 елда солтан булып киткән; Энтони Алдерсон фаразынча, Әминә улының тәхеткә утыруын күрмичә вафат булган[8].
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Alderson, 1956, table XXV, comm.4; Uzunçarşılı, 1969; Kastritsis, 2007, p. 80; Yinanç, 1988, p. 35-55; MORDTMANN-MANAGE, 1991.
- ↑ 2,0 2,1 Alderson, 1956, table XXV, comm.4
- ↑ Uzunçarşılı, 1969
- ↑ Kastritsis, 2007, 80 бит.
- ↑ Нешри, 1984
- ↑ Alderson, 1956, table XXVI
- ↑ Süreyya, 1 Cild, 1996, 27 бит.
- ↑ Alderson, 1956, 83 (прим.) бит.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мехмед Нешри. .
- Alderson, Anthony Dolphin. .
- Süreyya Mehmed Bey. . — ISBN 975-333-049-5, 975-333-038-3.
- Uzunçarşılı İsmail Hakkı. .(төр.)
- Yinanç R. .(төр.)
- Kastritsis Dimitris J. . — ISBN 9789004158367.
- J. H. MORDTMANN-[V. L. MANAGE]. .