Әмин (Уй районы)
Әмин | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Аминевское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Аминевское сельское поселение[d][1] |
Халык саны | 830 кеше кеше (2010)[2] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Почта индексы | 456481 |
Әмин – Чиләбе өлкәсенең Уй районындагы татар авылы. Әмин авыл советы үзәге, аңа башкортлар яши торган күрше Мәһәди авылы да карый. Чиләбедән 192 км, Учалыдан 76 км читтә, Уй елгасы буенда урнашкан.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тарихи чыганаклар буенча Әмин авылын 1746 елны хәрби хезмәте өчен бүләкләнгән җирдә йомышлы татар Әмин Ибраһимов нигезли.
Аңа ияреп Сәнәр елгасы буеннан моңарчы башкортлардан җир арендалаган типтәрләр килә. 1795 елны авылда 30 типтәр йорты һәм 6 мишәр йорты булган. 1883 «Казачий поселок»та 203 йорт була, 1000 кеше яши. Мәчет, мәктәп, су һәм җил тегермәннәре эшли.[3]
1758 елны бу җирләрне Ырынбур казак гаскәре тартып ала. Халыкның бөр өлеше биредә кала. Икенче өлеше, казак булырга теләмичә, Давыт күле буенда шул ук исемле яңа авыл сала (хәзер Октябрь районы). Ул авылларның рәсми исемнәре – Әмин-казак һәм Әмин-татар шул вакыйгалардан соң калган.
Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Тимерша Рәхмәтуллин – Чура-батыр эпосын теркәүче.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны динамикасы:
Гомуми демографик күрсәткечләр[4] | |||||
Гомуми халык саны | 2010 елга җенес составы | ||||
2002 | 2010 | ир-атлар | хатын-кызлар | ||
895 | 830 | 408 | 422 |
2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (89%), башкортлар (6%), казахлар (2%).[5]
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әмин урта мәктәбендә 92 бала укый (2011 ел). Аларга 21 укытучы белем бирә. Татар телен туган тел буларак укыту мәктәп низамнамәсендә беркетелгән.[6]
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Совет заманында «Әмин» совхозы эшләгән.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ https://www.webcitation.org/6NLnfKMH0?url=http://chelstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/chelstat/resources/66820f804e9e868b9ba79b8e65563e6a/%D0%A2%D0%BE%D0%BC+1.+%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%B8+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%BC%D0%B5%D1%89%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D0
- ↑ Алар тәре типкәннәр? (рус.)
- ↑ Численность и размещение населения Челябинской области. Таблица 11.
- ↑ 2002 елгы җанисәп алу базасы.
- ↑ Әмин урта мәктәбе сайты