Әмирхан Еники урамы (Казан)
Күренеш
| Төбәк | Татарстан |
|---|---|
| Шәһәр | Казан |
| Кисеп үтә |
Заслонов урамы |
Әмирхан Еники урамы (рус. улица Амирхана Еники) — Казанның Вахитов районындагы (Калуга микрорайоны) урам. Вишневский урамы белән киселештә башлана. Иптәшләр урамы белән киселештә тәмамлана. Заслонов, Эшче Яшьләр урамы, Үзәк урам белән кисешә. Почта индексы 420097. Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники (1909-2000) исемен йөртә.

Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Элек Өченче тау урамының (соңрак Калинин урамының) бер өлеше булган[1]. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары[2] белән Калинин урамының Вишневский урамыннан башланган өлешенә Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники (1909-2000) истәлегенә аның исеме бирелгән.
Игътибарга лаек объектлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 23нче йорт — 98нче татар-рус урта мәктәбе[3]
- 2/53нче йорт — «Чабаксар трикотажы» кибете
- 1/51нче йорт — 585 Gold зәркән кибете
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Әмирхан Еники урамы
-
98нче татар-рус урта мәктәбе
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Улица Амирхана Еники. kznportal.ru, 24.08.2011 2018 елның 17 ноябрь көнендә архивланган
- Их именами названы улицы Казани. Вконтакте, 11.05.2015
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Переименование улиц: новые имена на табличках домов. inkazan.ru, 27.03.2013, archived from the original on 2017-03-23, retrieved 2017-08-27
- ↑ Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары № 1673 16.07.2005
- ↑ 98нче мәктәпнең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе, archived from the original on 2020-09-23, retrieved 2017-08-27