Әмир Абдразаков
| Әмир Абдразаков Әмир Абдразаҡов | |
|---|---|
![]() | |
| Туган телдә исем | баш. Әмир Ғәбделмән улы Абдразаҡов |
| Туган | 15 гыйнвар 1934 СССР, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Александровка районы, Каяпкул |
| Үлгән | 6 март 2008 (74 яшь) РФ, БР, Уфа |
| Күмү урыны | Уфа мөселман зираты |
| Милләт | башкорт |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d] |
| Һөнәре | кино режиссёры |
| Җефет | Тәскирә Нәгыймҗан кызы (1946―2025)[1] |
| Балалар | уллары Әскар (1969), Илдар (1976) |
| Бүләк һәм премияләре | |
Әмир Абдразаков, Әмир Габделмән улы Абдразаков (баш. Әмир Ғәбделмән улы Абдразаҡов, 1934 елның 15 гыйнвары, Ырынбур өлкәсе, Александровка районы, Каяпкул — 2008 елның 6 марты, РФ, БР, Уфа) — кино сәнгате эшлеклесе, артист, сценарийлар авторы. С. Юлаев (2006), З. Биишева исемендәге (2010) премияләр лауреаты. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1974). «Ника» Россия кинематография сәнгате академиясе мөхбир-әгъзасы. Россия кинорежиссёрлар гильдиясе әгъзасы. БАССР театр әһелләре (1961), БР кинематографистлар (1997) берлекләре әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1934 елның 15 гыйнварында Ырынбур өлкәсе Александровка районы Каяпкул авылында туган. ГИТИС (1959) тәмамлаган.
1959—1962 елларда М. Гафури исемендәге драма театры артисты.
1962 елдан Уфада телерадиокомитетта (хәзер «Башкортстан» ДТРК) режиссёр. 50-дән артык фильм төшерә.
1990 елдан «Башкортстан» киностудиясе директоры, режиссёры (1991—1994).
1994 елдан Уфа сәнгать институтында укыта.
БР кинематографистлары берлеге рәисе[2].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]М. Гафури театрында уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
- Степан — «Бәхетсез мәхәббәт» (рус. Бесталанная) И. Карпенко-Карый
- Герт — «Надежда»ның һәлакәте» (рус. Гибель «Надежды») Г. Гейерманс
- Ведерников — «Сәяхәт еллары» (рус. Годы странствий) А. Арбузов
- Тимербулат — «Ул кайтты» Ә. Атнабаев
- Надир — «Кара чәчкәләр» (рус. Черные розы) С. Җамал
- Хәернас — «Егет егетлеген итә» Н. Нәҗми
Фильмографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1969 — «Халкым сагышы»
- 1970 — «Туй»
- 1971 — «Күңел канатлары»
- 1979 — «Бөртекләп җыела алтын» (Яныбай Хамматов әсәре буенча)
- 1986 — «Заһир Исмәгыйлов
- 1988 — «Кинҗә» (Гали Ибраһимов әсәре буенча)
- 1990 — «Халык шагыйре»
- 1990 — «Әхмәтзәки Вәлиди Туган»
- 1990 — «Акмулла»
- 1990 — «Курай моңы»
- 1991 — «Ишмулла»
- 1992 — «Революционер-дипломат»
- 1992 — «Безнең Зәйнәп» (Зәйнәп Биишева турында)
- 2002 — «Ватанда Ватанымны сагынам»
- Канатларым минем (тәмамланмаган, уллары турында)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Салават Юлаев премиясе (2003) — «Сынмаган рух» киноочергы өчен (С. Юлаев турында)
- Зәйнәп Биишева премиясе (2010, вафатыннан соң)
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1974)
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2018 елның декабрендә «Башкортстан» киностудиясенә исеме бирелә[3].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Ләйлә Аралбаева. Асҡар һәм Илдар Абдразаҡовтарҙың әсәһе вафат. Башинформ, 1.10.2025
- ↑ «Башкортстан» белешмәлегендә, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-01-17
- ↑ «Башҡортостан» киностудияһы хәҙер Әмир Абдразаҡовтың исемен йөрөтә. «Башинформ» МА, 2018 ел, 17 декабрь (башк.)(Тикшерелгән 17 декабрь 2018)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Башкортстан (белешмәлек) 2016 елның 5 март көнендә архивланган(рус.)
- Әмир Абдразаков – Башкортстан кино сәнгатенә нигез салучы(рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Әмир Абдразаковны искә алу кичәсе 2015 елның 4 апрель көнендә архивланган(рус.)
- 15 гыйнвар көнне туганнар
- 1934 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Ырынбур өлкәсендә туганнар
- 6 март көнне вафатлар
- 2008 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар
- ГИТИС тәмамлаучылар
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Зәйнәп Биишева премиясе лауреатлары
- Режиссёрлар
- Иҗади берлекләр рәисләре
- Шәхесләр:Гафури театры
