Әмир Гәрәев
Әмир Гәрәев Әмир Гәрәев | |
---|---|
Әмир Гәрәев | |
Тугач бирелгән исеме: | Әмир Сәлимгәрәй улы Гәрәев |
Туу датасы: | 22 февраль 1928 |
Туу урыны: | Ишембай районы, Түбән Әрмет авылы |
Үлем датасы: | 2 ноябрь 2008 (80 яшь) |
Үлем урыны: | Уфа |
Ватандашлык: | РСФСР→ ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1973-2008 |
Юнәлеш: | проза, публицистика |
Жанр: | повесть, хикәя |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Без диңгезгә китәбез» (1973) |
Бүләкләр: | (1986) |
Әмир Гәрәев (Әмир Сәлимгәрәй улы Гәрәев, баш. Әмир Сәлимгәрәй улы Гәрәев) — язучы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1928 елның 22 февралендә БАССР Стәрлетамак кантоны (хәзерге Ишембай районы) Түбән Әрмет авылында туган. Урта мәктәпне, Уфада дәүләт университетын (1961) тәмамлый. Тын океан флотында (1948-1953) хезмәт итә. «Совет Башкортстаны» газетасында (1953-1970), Уфада китап нәшриятында (1971-1975), «Агыйдел» журналында (1975-1988, баш мөхәррир) эшли.[1]
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбиятка килүе республика матбугатында эшли башлау вакытына туры килә. 1950 елларда очерклары, хикәяләре басыла. Хәрби моряклар тормышын тасвирлаучы «Без диңгезгә китәбез» (1973), «Акчарлаклар суга төшә» (1975), «Диңгез җилләре» (1980), «Сандугач чыбыгы» (1994) исемле повесть һәм хикәяләр җыентыклары, авыл тормышын сурәтләүче «Борылмада» (1988) китаплары бар. Ч. Айтматовның «Хуш, Сарыгөл!» (1984) повестен, Ә. Бикчәнтәевның «Язым минем-язмышым» (1984), Г. Ахуновның «Габбәс хәзрәт» (1996) романнарын тәрҗемә итә. «Диңгез бүресе» (2013) китабы нәшер ителә.[2]
- «Библия»не башкорт теленә тәрҗемә итүчеләр төркеме җитәкчесе була.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1976)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Краевед-Уфа сайты, archived from the original on 2014-07-16, retrieved 2014-12-13
- ↑ Күгәрчен районы китапханәсе
- ↑ Россия Библия җәмгыяте сайтында, archived from the original on 2013-03-24, retrieved 2014-12-13
- 22 февраль көнне туганнар
- 1928 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Ишембай районында туганнар
- 2 ноябрь көнне вафатлар
- 2008 елда вафатлар
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Мөхәррирләр
- Журналистлар
- Тәрҗемәчеләр