Әмир Мәҗитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әмир Мәҗитов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әмир Мәҗитов
Мазитов А.Н.jpg
Туган телдә исем ئەمىر مەجىتف
Əmir Məçitef
Әмир Мәҗитев
Туган 11 декабрь 1928(1928-12-11)
Менделеевск
Үлгән 23 март 1992(1992-03-23)
Казан, Россия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре рәссам

Әмир Нуриәхмәт улы Мәҗитов (1928 елның 11 декабре, Менделеевск1992 елның 23 марты, Казан, Россия) — ССРБ рәссамы, педагог. РСФСРның атказанган рәссамы (1970), Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1968). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы[1].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әмир Нуриәхмәт улы Мәҗитов 1928 елның 11 декабрендә Бондюжский бистәсендә (хәзер Менделеевск шәһәре) туа. Әмир гаиләдә алты баланың олысы була. 1932 елда, Әмиргә 4 яшь булганда, аның гаиләсе Яр Чаллыга, ә 1937 елда Казанга күчеп килә. 1937 елдан пенсиягә кадәр «Социалистик Татарстан» газетасы хезмәткәре.

1949 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1950 елда укырга керү имтиханнарыннан башка Ереван сәнгать институтына укырга керә, анда ике семестр гына белем ала, шуннан соң Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтына мастер Мочальский җитәкчелегендәге станок рәсем сәнгате факультетына күчә[2].

1955 елда югары уку йортын тәмамлаганнан соң Мәҗитов бүлү буенча Ярославльгә китә. Ярославль сәнгать училищесында укыта. 1957 елда аның «Утро на привале» Мәскәүдә VI Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә багышланган халыкара сәнгать күргәзмәсендә катнаша. Аңа тамашачылар һәм матбугат тарафыннан югары бәя бирелә, әсәр журналларда һәм открыткаларда репродукцияләнә.

1958 елдан — ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы; 1964—1968 һәм 1970—1977 елларда — Ярославль рәссамнар берлеге идарәсе рәисе.

1970 елда «РСФСРның Атказанган рәссамы» исемен ала, ә 1968 елда, «Барабанщик», «Сигнал», «Чайка» тематик циклы өчен Ленин Комсомолы премиясенә лаек була[3].

1979 елда Казанга кайта. Кайтканнан соң аңа Дзержинский урамы, 27 адресы буенча остаханә тапшыралар. 1988 елдан 1991 елга кадәр Татарстан АССР рәссамнары идарәсе әгъзасы була. 1982 елдан — Татарстан АССР рәссамнар берлеге идарәсе рәисе.

1965 елда Мәҗитов өйләнә, 1973 елда кызы Карина туа.

1992 елның 23 мартында вафат була.

2005 елдан башлап Казанда Әмир Мәҗитов музее эшли[4]. 2008 елда Әмир Мәҗитов эшләгән йортта скульптор Г. А. Зяблицев тарафыннан эшләнгән мемориаль такта куела.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әмир Мәҗитов эшләре Финляндиядә, Мәскәүдә (1954, 1957), Венада (1959) Бөтенсоюз һәм чит ил күргәзмәләрендә куелган.

Төрле жанрларда эшләгән: монументаль һәм станок рәсемнәре, тарихи һәм көнкүреш темалары, пейзажлар, портретлар һәм натюрмортлар. Картиналар авторы:

  • «Утро на привале»
  • «У финиша» (1957)
  • «Майское утро»
  • «Зимняя сказка» (1960)
  • «Чайка» (1964)
  • «Барабанщик» (1967)
  • «Сигнал»
  • «Портрет скульптора Коненкова» (1971)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
  2. Дань уважения мастеру. Создается Музей-галерея Амира Мазитова
  3. Мазитов А.Н. (1928-1992)
  4. Музей А. Мазитова. әлеге чыганактан 2013-10-21 архивланды. 2014-03-05 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]