Әмир Шамаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әмир Шамаев latin yazuında])
Әмир Шамаев
Туган 8 август 1929(1929-08-08) (94 яшь)
Мәләвез районы, СССР
Үлгән Уфа, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Әмир Шамаев (8 август 1929 ел25 март 2017 ел) — медицина эшлеклесе, галим-табиб, югары мәктәп укытучысы. Медицина фәннәре докторы (1998), профессор (1998). Россия Федерациясенең (1998) һәм Башкорт АССРның (1989) атказанган табибы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әмир Габдрахман улы Шамаев 1929 елның 8 августында Башкорт АССРның Мәләвез районы Сарыш авылында туа.
  • Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала.
  • 5-8-нче класларны Йомагуҗа башкорт урта мәктәбендә укый.
  • 1941-1945 елларда, Бөек Ватан сугышы чорында яшүсмер көе олылар белән беррәттән колхозда эшли.
  • 9-10 нчы классларны Уфадагы 1-нче мәктәп-интернатта тәмамлый.
  • 1949-1955 елларда Башкорт дәүләт медицина институтында укый.
  • 1955-1960 елларда Йомагуҗа районының сәламәтлек саклау бүлегендә мөдир, баш табиб булып эшли.
  • 1960-1962 елларда — А. П. Чехов исемендәге шифаханәнең баш врачы.
  • 1962-1967 елларда — Бөтенсоюз Шафран шифаханәсенең баш табибы.
  • 1967-1970 елларда РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгы махсус шифаханәләренең Уфа зона идарәсе җитәкчесе.
  • 1970-1977 елларда Профсоюз шифаханәләре белән җитәкчелек итү буенча Башкортстан өлкән советы рәисе вазыйфасында эшли.
  • 1977-1985 елларда Башкортстан дәүләт медицина университетында укыта.
  • 1985-1987 елларда — 21-нче Уфа шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы.
  • 1987-1999 елларда Җөмһүрият кардиология диспансеры белән җитәкчелек итә.
  • 1999 елдан лаеклы ялга чыкканчы Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Җөмһүрият лицензия-аккредитацияләү комиссиясе рәисе вазыйфасында эшли.

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

160-тан артык фәнни хезмәт, шул исәптән 12 монография авторы.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Кумысолечебный куророт «Шафраново». Уфа, 1967;
    • Кумысолечебный санаторий имени С. Т. Аксакова. Уфа, 1973;
    • Кумыс в современном лечении туберкулеза. Уфа, 1974;
    • Башкирский кумыс. Уфа, 1986;
    • Башкирский кумыс (новая редакция). Уфа, 1989;
    • Кумыс (новая редакция). Уфа, 2000.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ә. Г. Шамаев — Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы, Башкортостаннан читтә яшәгән башкорт милләте вәкилләре белән эшләү комиссиясе рәисе буларак җаваплы җәмәгать эшләре башка. Бер үк вакытта Башкортстан Республикасының Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары советының сәламәтлек саклау буенча комиссиясе җитәкчесе.

Җөмһүрият фтизиатрларының, терапевтларының, кардиологларының фәнни медицина җәмгыятьләре эшендә актив катнаша.

Туган авылы Сарышта мәчет салдыра.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең атказанган табибы (1995);
  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1998);
  • ССРБ сәламәтлек саклау отличнигы (1968);
  • ССРБ профсоюзлар курортлары отличнигы (1976);
  • Россия Федерациясенең Топ-менеджеры (2006);
  • Россия Федерациясенең Топ менеджеры (2007);
  • Мәләвез районының мактаулы гражданы;
  • Ике «Хөрмәт билгесе» ордены;
  • Гиппократ ордены;
  • «Благодать и Мир да Умножаться» ордены ().
  • Россия Федерациясенең Милли Энциклопедиясенә өч тапкыр кертелгән

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]