Әмир Әминов
Әмир Әминов | |
---|---|
Әмир Әминов | |
Тугач бирелгән исеме: | Әмир Мөхәммәт улы Әминов |
Туу датасы: | 1 гыйнвар 1953 (71 яшь) |
Туу урыны: | Гафури районы, Сабай авылы |
Ватандашлык: | ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1975-хәзергәчә |
Юнәлеш: | проза, публицистика |
Жанр: | хикәя, повесть |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Турат» (1975) |
Премияләр: | Россиянең зур әдәби премиясе (2012) |
Бүләкләр: |
Әмир Әминов, Әмир Мөхәммәт улы Әминов (баш. Әмир Мөхәмәт улы Әминев, 1953 елның 1 гыйнвар, СССР, РСФСР, БАССР Гафури районы, Сабай) ― язучы, БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1989). Башкортстанның халык язучысы (2022).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1953 елның 1 гыйнварында БАССР Гафури районының Сабай авылында туган. Сабай авылында башлангыч, Юлыкта сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Уфада 1нче санлы интернат-мәктәптә белем ала. Армия хезмәтеннән соң Мәскәүдә әдәбият институтында (1975-1980) укый. Институтны тәмамлап, Уфага кайта һәм 18 ел «Агыйдел» журналында эшли, 2002 елдан баш мөхәррир. 1998-2002 елларда «Шоңҡар» журналында баш мөхәррир[1].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Турат» исемле беренче хикәясе 1975 елда «Агыйдел» журналында дөнья күрә, «Каен яфрагы» дип аталган беренче җыентыгы 1981 елда нәшер ителә. «Яшьлек моңнары» (1989), «Мең дә бер газап» (1995), «Чоңгыл» (2001), «Капка» (2003), «Китай-город» (2012) исемле повесть һәм хикәя җыентыклары чыкты.[2] Әсәрләрендә, нигездә, авыл тормышын чагылдыра. Яшьләрнең эчкерсез мәхәббәте, намус һәм намуссызлык, үткәннәргә, табигатькә сакчыл караш — иҗатының төп темалары. Рус телендә иҗат итүче Талха Гыйниятуллинның 3 проза китабын, А. Платонов, В. Белов, В. Распутин, Камил Җиһаншинның хикәяләрен тәрҗемә итте. Яңа әсәрләргә, яңа китапларга рецензияләр яза, матбугатта бүгенге проза хакында мәкаләләр белән чыгыш ясый.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993)
- Россиянең Зур әдәби премиясе (2012) – «Китай-город» китабы өчен
- Салават Юлаев ордены (БР, 2021)[3]
- Башкортстанның халык язучысы (2022) [4]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Башинформ сайтында
- ↑ Башкортстан (белешмәлек)
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Радий Хәбиров «ХХ гасыр язучысы» форумында җөмһүрият язучыларын һәм шагыйрьләрен бүләкләде. ИА «Башинформ», 28.05.2021(рус.)(башк.)
- ↑ Башҡортостан яҙыусылары һәм шағирҙары дәүләт премиялары менән бүләкләнде. «Башинформ» МА, 19.12.2022(башк.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстан (белешмәлек) (рус.)
- Ә. Әминов 60 яшен бәйрәм итте(үле сылтама)(рус.)
- 1 гыйнвар көнне туганнар
- 1953 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Гафури районында туганнар
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Әдәбият институтын тәмамлаучылар
- Журналистлар
- Мөхәррирләр
- Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Тәрҗемәчеләр
- Россиянең зур әдәби премиясе лауреатлары
- Салават Юлаев ордены кавалерлары
- Башкортстанның халык язучылары