Әмир әл-мөэминин
| Әмир әл-мөэминин | |
|---|---|
| гарәп. الأمير المؤمنين | |
| Нигезләнү датасы | VII гасыр |
| Нигезләүче | Гомәр |
| Дәүләт |
|
| Чыгыш иле |
|
Әмир әл-мөэминин (рус. Ами́р аль-мумини́н', гарәп. أمير المؤمنين — мөэмининнәр әмире) — хәлифәләр һәм башка мөселман җитәкчеләренең титулы. Әгәр хаким Әмир әл-мөэминин дәрәҗәсенә ия булса, бу аның сәяси яктан гына түгел, ә дини яктан да лидер булуын күрсәтә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гомәр ибн әл-Хәдәм
- Әли ибн Әбү Тәлиб
- Өмәвиләр
- Габбәсиләр[1]
- Госман солтаннары
- Сокото солтаннары
- Дагстан һәм Чечня имамнары
- Марокко королләре
- Сәгуд Гарәбстаны
Сөнниләр фикеренчә, Гомәр ибн әл-Хаттаб (р.а.) Әмир әл-Мөэмин дәрәҗәсенә күтәрелгән беренче кеше булган. Шигыйләр исә Али ибн Әбу Талиб (р.а.) бу исемгә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) исән чагында ук ия булган һәм бары тик ул моңа лаек дип саный.[2].
Ничек Гомәрне رضيالله عنه Әмир әл-мөэминин дип атаганнар[3]:
Әбүбәкер заманында: «Әбүбәкер, Халиф Аллаһы Тәгаләдән (аңа тынычлык һәм фатиха)…» дип яздылар. Ә Гомәр Ибн Әл-Хаттаб хаким булгач, кешеләр аны Аллаһ илчесе Халиф Хәлифә (аңа тынычлык һәм фатиха) дип атарга теләгәннәр. Гомәр: «Бу исем артык озын була», — ди. «Юк, без сине безнең өстән хаким итеп куйдык бит, син дә безнең Әмир», — дип җавап бирделәр аңа кешеләр. «Әйе, бу шулай, сез мөэмин-мөселман, мин сезнең хөкемдарыгыз», — дип җавап биргән. Һәм алга таба барысы да «Әмир әл-мөэминин» дип яза башлыйлар.
Әмир әл-мөэминин титулы шулай ук Өмәви һәм Аббаси хәлифләренә дә бирелгән, һәм кайбер мөселман монархлары аны әле дә кулланалар. Марокко конституциясе буенча, Марокко патшасы — Әмир әл-мөэминин.
1996 елда талибаннарның мулласы Мөхәммәт Гомәр Әмир әл-мөэминин дип игълан ителә һәм сәяси, дини хакимиятне тулысынча үз кулына ала[3].
Әмир әл-мөэминин — Әфганстан Ислам әмирлегенең югары җитәкчесе, илнең фактик идарәчесе титулы. 2024 елга «Талибанның» югары җитәкчесе вазифасын мулла Хәйбатулла Ахундзада башкара.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ализаде А. Исламский энциклопедический словарь. — Москва: Ансар, 2007. — С. 60. — 400 с. — ISBN 5-98443-025-8.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Грюнебаум Г. Э. фон. Классический ислам. Очерк истории (600—1258).
- ↑ Али-заде А. А. Али ибн Абу Талиб // Исламский энциклопедический словарь. — М. : Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8.
- 1 2 Ничек Гомәрне رضيالله عنه Әмир әл-мөэминин дип атаганнар(рус.)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]}