Әнвәр Шәрипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнвәр Шәрипов latin yazuında])
Әнвәр Шәрипов
Туган телдә исем Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов
Туган 9 октябрь 1941(1941-10-09) (82 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ютазы районы, Кәрәкәшле
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре әдәбият галиме
Җефет I Равия
II Фәйрүзә
Балалар улы, ике кызы
Ата-ана
  • Мәгъдәнур (әти)
  • Маһипәрвәз (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган укытучысы
Җамал Вәлиди исемендәге премия

Әнвәр Шәрипов, Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов (09.10.1941, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ютазы районы, Кәрәкәшле) — әдәбият галиме, шагыйрь, профессор, Алабуга, Чаллы пединститутларында әдәбият тарихы мөгаллиме. Филология фәннәре докторы (2001). КамАз төзелеше бәрмәчесе (1988), РФ халык мәгарифе отличнигы (1992). Татарстанның атказанган укытучысы (2005). Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2001). Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты (2021).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 9 октябренда Татарстан АССР Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туган. Әтисе Мәгъдәнур Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
Гаиләсе белән Лениногорск районы Зәй-Каратай авылына күчеп килә. Урта мәктәпне, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый (1965). «Габдерәхим Утыз Имәнинең иҗат мирасы һәм аның поэзиясендә дөньяви мотивлар» темасына филология фәннәре кандидатлыгына (1973), «VIII-XIV гасырлардагы борынгы төрки һәм урта гасырлар төрки-татар әдәбиятында шигъри жанрлар системасы (барлыкка килүе, формалашуы һәм яшәеше» темасына филология фәннәре докторлыгына (2001) диссертацияләр яклый [1].
1966-1967 елларда Ленинградта, Азәрбайҗанда, Тбилисидә (Гөрҗистан) хәрби хезмәттә була, әфисәр дәрәҗәсе ала.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елда Биектау районы «Якты юл» газетасында радиотапшырулар мөхәррире.

1967 елда «Татарстан яшьләре», «Татарстан кооператоры» газеталарында эшли.

1968 елда Ютазы урта мәктәбендә укыта.

1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбият бүлеге аспиранты (фәнни җитәкчесе Хатип Госман).

19711978 елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр, экспедицияләрдә катнаша.

1978 елдан Алабуга дәүләт педагогия институты татар теле кафедрасы доценты. «Чулман» иҗат берләшмәсенә нигез сала.

1986-1988 елларда Ленинград дәүләт университетының төрки телләр кафедрасы каршындагы докторантурада укый.

1990 елдан Чаллыда: Чаллы дәүләт педагогия институтында (декан), Өзлексез белем бирү институтында (проректор), Яр Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында (доцент), Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында (профессор) борынгы заман татар әдәбиятыннан укыта.

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

6 томлы «Татар әдәбияты тарихы»ның борынгы чор әдәбиятына багышланган беренче томына берничә мәкалә яза.
Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбияты тарихын өйрәнә һәм хезмәтләрендә яктырта, шул чорның әдәбият теориясен эшли.
Әнвәр Шәрипов — борынгы төрки-татар әдәбияты вәкилләре булган язучыларның, шагыйрьләрнең, мәгърифәтчеләрнең тормыш юлына, иҗатына багышланган дистәләрчә әдәби-тәнкыйди һәм фәнни мәкаләләр, иҗат портретлары язган. Габдерәхим Утыз Имәни кулъязмаларын өйрәнеп, фәнни яктан эшкәртеп, аңлатмалар язып, бер томлык китабын чыгара (1986). Казан ханлыгы чоры шагыйре Кол Шәрифнең иҗатын өйрәнеп, китап итеп чыгара (1997). Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Сирин, Газиз Кашапов, Ямаш Игәнәй һ.б. иҗаты турында әдәби-тәнкыйди мәкаләләре бар.
Әдәби тәнкыйть өлкәсендә уңышлы эшләп килә. Хәзерге әдәби хәрәкәтнең мөһим мәсьәләләре турындагы язмалары республика матбугатында басыла.
Студентлар, абитуриентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан програмалар, методик кулланмалар авторы.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сүз сәнгатен тирән яратуы аны әдәби иҗатка рухландыра. Шигырьләре «Казан утлары», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Мәйдан» кебек республика матбугатында басыла. Җырлары да бар: «Ага сулар» (Илгиз Закиров көе), «Әнкәй хатлары», «Соңлап килгән мәхәббәтем» (Рубис Зарипов), «Сабантуйлы Татарстаным» (Мәсгут Имашев).

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари: шигырьләр, поэмалар (төзүче Әгвәр Шәрипов). Казан: ТКН, 1986.
  2. Кол Шәриф. И күңел, бу дөньядыр. Газәлләр, кыйсса (төзүче Әнвәр Шәрипов). Казан: ТКН, 1997.
  3. Кем идең син? Шигырьләр, поэма, җырлар. Казан: Матбугат йорты, 2006.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани. Казан: ТКН, 2009.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]