Әнвәр Шәрәфиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнвәр Шәрәфиев latin yazuında])
Әнвәр Шәрәфиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Әнвәр Җәмил улы Шәрәфиев

Туу көне

15 март 1935(1935-03-15) (89 яшь)

Туу урыны

ТАССР Азнакай районы Урсай

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Русия Русия

Һөнәрләр

композитор, педагог

Кораллар

баян, фортепиано

Хезмәттәшлек

Казан музыка училищесы

Бүләкләр

ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе,
Татарстанның халык артисты

Милләт

татар

Әнвәр Шәрәфиев, Әнвәр Җәмил улы Шәрәфиев (1935 елның 15 марты, ТАССР, Азнакай районы, Урсай) — композитор, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1989). Татарстанның халык артисты. ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1973 елдан). Музыка укуханәләре һәм балалар музыка мәктәпләре өчен виолончель, скрипка, баян, фортепиано буенча милли (татар) репертуар булдыру өстендә эшли. Балалар өчен җырлар яза.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның 15 мартында ТАССР Азнакай районы Урсай авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Әтисе һәм Зөләйха апасы Бөек Ватан сугышына алынгач, 9 яшендә көтүче булып эшли башлый. Әтисе сугышта алган яраларыннан вафат булгач, гаиләсе матди яктан авыр хәлдә кала. Әнвәрне балалар йортына җибәрәләр. Казан балалар йортында 7 сыйныф тәмамлый.

Балачактан музыкага тартыла. Үзлегеннән баянда, скрипкада, мандолинада уйнарга өйрәнә. 1945 елда Азнакай районы үзешчәннәре олимпиадасында гармунда татар халык көен башкарып, 1нче урынны ала.

1953 елда Алабуга мәдәният училищесынә укырга керә. Дәүләт имтиханнары тапшырганда комиссия рәисе булган композитор Әнвәр Бакиров сәләтле егеткә Казан музыка училищесынә укырга керергә тәкъдим итә. Әнвәр Шәрәфиев Казан музыка училищесындә Ю. В. Виноградовның композиция классын тәмамлый. Шул уку йортында уку елларында беренче әсәрләре туа: лирик җырлар, вокаль дуэтлар, фортепиано һәм скрипка өчен пьесалар һ.б.

1960-1966 елларда Казан дәүләт консерваториясендә проф. А.С. Леман классында укый. Вокаль музыкага тугърылыклы калып, Әхмәт Фәйзи сүзләренә романслар шәлкеме иҗат итә. Шулай ук квартет, виолончель өчен пьесалар яза. Диплом эше — «Юллар» симфоник поэмасы.

Уку белән беррәттән, 1960 елларда клубларда, пионер йортларында үзешчән сәнгать түгәрәкләре белән җитәкчелек итә, мәдәният йорты директоры булып эшли, музыка мәктәбендә укыта.

1966 елдан Казан педагогика училищесындә баян һәм гомуми фортепиано фәненнән укыта.

1991 елда 4нче татар гимназиясе каршындагы музыка студиясе нигезендә 24нче балалар музыка мәктәбе оештыра, аның беренче мөдире һәм укытучысы була[1][2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

50 елдан артык иҗат һәм музыка-агарту эше белән шөгыльләнә. Симфоник оркестр, хор өчен, камера уен кораллары өчен язылган әсәрләр авторы. 200дән артык җыр һәм романска көй язган. 11 авторлык җыентыгы чыккан.

Төп әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Симфоник оркестр өчен

  • 1966 «Юллар» симфоник поэмасы
  • 1976 «Легенда»

Тынлы оркестр өчен

  • 1974 «Яшьләр маршы»

Камера уен кораллары өчен

  • 1966 Кыллы квартет
  • 1972 Виолончель һәм фортепиано өчен баллада
  • 1977 Фортепиано өчен сонатина
  • 1979 Виолончель һәм фортепиано өчен серенада
  • 1981 Виолончель һәм фортепиано өчен ариозо
  • 1982 Виолончель һәм фортепиано өчен элегия
  • 1986 Виолончель һәм фортепиано өчен пьесалар
  • Баян өчен юмореска
  • Баян өчен полька
  • Скрипка һәм фортепиано өчен бию
  • 2011 Скрипка һәм фортепиано өчен «Моң» поэмасы
  • Скрипка һәм фортепиано өчен музыкаль мизгел

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1989 ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе
  • Татарстанның халык артисты

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ә. Шәрәфиевның Гәрәй Рәхим сүзләренә язган «Уйнагыз, гармуннар» җырының[4] исеме белән 1986 елдан Казанда уздырылып килүче гармунчыларның республика фестивале аталган[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань: ТКН, 1985.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]