Эчтәлеккә күчү

Әнгам Атнабаев премиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнгам Атнабаев премиясе latin yazuında])
Әнгам Атнабаев
исемендәге премия
Ил Россия
Төр әдәбият-сәнгать премиясе
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Әнгам Атнабаев премиясе, Әнгам Атнабаев исемендәге премия (баш. Әнғәм Атнабаев исемендәге премия, рус. Премия имени Ангама Атнабаева) ― әдәбият-сәнгать премиясе, Башкортстанның Тәтешле районы хакимияте (муниципаль) бүләге. 2003 елда булдырылган[1].

Күренекле татар шагыйре, драматург, РСФСР (1988) һәм БАССР-ның (1977) атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Сәләм исемендәге республика премиясе лауреаты (1971), Башкортстанның халык шагыйре (1997) Әнгам Касыйм улы Атнабаев (1928―1999) исемен йөртә.

Әнгам Касыйм улы Атнабаев (1928―1999)

2003 елда Тәтешле районы хакимияте тарафынан булдырылган[2].

Тәтешле район Советы һәм җәмәгатьчелек тарафыннан расланган Нигезләмә (Положение) буенча[3], Әнгам Атнабаев исемендәге премия район тарихына, аның икътисади-мәдәни үсешенә җитди өлеш керткән, әдипнең иҗатын өйрәнүче һәм пропагандалаучы язучылар, галимнәр, сәнгать әһелләренә тапшырыла.

Тышкы рәсемнәр
Вәсил Хәбисламовның Дипломы һәм күкрәк билгесе

Премия ел саен 23 февральдә, шагыйрьнең туган көнендә тапшырыла[1].

Лауреатларга акчалата бүләк, лауреат Дипломы һәм күкрәк билгесе тапшырыла.

Тәтешле муниципаль район Советы Президиумының 2023 елның 3 февралендә кабул ителгән № 235 Карары нигезендә, премия күләме 30 мең сум тәшкил итә[3].

Ә. Атнабаев премиясе лауреатлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Моны да карагыз: Төркем:Әнгам Атнабаев премиясе лауреатлары

Тәртип саны Лауреатның исеме-фамилиясе һөнәре, эш урыны Нәрсә өчен бирелә
1 Расих Ханнанов язучы Ә. Атнабаев турында беренче китап авторы
2 Суфиян Поварисов филология фәннәре докторы, Башкортстанның халык язучысы Ә. Атнабаев турында мәкаләләр, «Пәйгамбәр кызы» роман-трилогиясе өчен
3 Зинира Атнабаева РФ атказанган, БАССР халык артисты; шагыйрьнең сеңлесе Ә. Атнабаев драмалары буенча куелган спектакльләрдә башкарган рольләре өчен
4 Фидәлия Мостафина укытучы (Тәтешле районы) Ә. Атнабаев музеен оештырудагы хезмәтләре өчен
5 Клара Байгазина укытучы, төбәк тарихын өйрәнүче намуслы хезмәте өчен
6 Рәфия Ганиева колхозчы намуслы хезмәте өчен
7 Ләлә Ибәтуллина укытучы намуслы хезмәте өчен
8 Фәнил Миңнегалиев эшче (Тәтешле районы) Ә. Атнабаев иҗатын пропагандалаган өчен
9 Салават Фәтхетдинов җырчы, РФ атказанган, БР һәм ТР халык артисты
10 Әдһәм Мәүлиев журналист (Тәтешле районы) Ә. Атнабаев турында мәкаләләре өчен
11 Мәгъдән Атнабаев имам (Тәтешле районы) Атнабаевлар нәселен, Ә. Атнабаев, З. Атнабаева иҗатларын пропагандалаган өчен
12 Лиза Фәткуллина укытучы (Тәтешле районы) намуслы хезмәте өчен
13 Батыргәрәй Дәүләтбаев сугыш һәм хезмәт ветераны фидакарь хезмәте өчен
14 Галия Гайнетдинова укытучы, шагыйрә Татарстанда Ә. Атнабаев иҗатын пропагандалаган өчен
15 Айдар Галимов җырчы, БР һәм ТР халык артисты
16 Данир Әхмәтов җәмәгать эшлеклесе (Тәтешле районы) Ә. Атнабаев иҗатын пропагандалаган өчен
17 Рим Әхмәтов журналист (Уфа) Ә. Атнабаев турында мәкаләләре өчен
18 Сәвия Атнабаева Ә. Атнабаевның тормыш иптәше (Уфа)
19 Ләйсән Кәшфи шагыйрә, журналист, филология фәннәре кандидаты (Уфа) Ә. Атнабаев турында мәкаләләре өчен
20 Хәния Фәрхи [4] җырчы, БР һәм ТР халык артисты
21 Фәрит Җиһангиров[5] үзешчән артист, «Илһам» халык театры режиссеры (Тәтешле районы) Ә. Атнабаев иҗатын пропагандалаган өчен
22 Фәрит Суфияров язучы (Яңавыл районы) Ә. Атнабаев турында мәкаләләре өчен
23 Гатуф Яхин эшче (Тәтешле районы) Ә. Атнабаев иҗатын пропагандалаган өчен
24 Томас Нигъмәтҗанов инженер, журналист (Казан) Ә. Атнабаев турында мәкаләләре өчен
25 Салават Хәмзин режиссер (Яңавыл районы) Ә. Атнабаев иҗатын пропагандалаган өчен
26 Рәиф Әмиров филология фәннәре докторы, язучы (Уфа) Ә. Атнабаев иҗатына багышланган мәкаләлре, «Безнең Атнабай» китабын төзегән өчен
27 Алик Локманов композитор (уфа) Ә. Атнабаев шигырьләренә язылган җырлары өчен
28 Рамил Чурагулов шагыйрь (Уфа) Ә. Атнабаев иҗатын пропагандалаган өчен
29 Юныс Миңнемөхәммәтов Шагыйрь, язучы Ә. Атнабаев иҗатын интернет челтәрендә пропагандалаган өчен
30 Вәсил Хәбисламов [6] үзешчән композитор, популяр җырлар авторы Әнгам Атнабаев белән уртак иҗатын тану
31 Каһим Әүхәтов[7] шагыйрь (Тәтешле районы) Тәтешле районының мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен
  • Улар был ерҙе матурлай. Әнғәм Атнабаев исемендәге премия лауреаттары / Халыҡ шағиры Атнабай (төзүчесе филология фәннәре докторы Р. К. Әмиров). Уфа: Китап, 2023. ― Б.258-259. ISBN 978-5-295-07972-6 (тат.)(башк.)(рус.)