Әнгам Хәбиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнгам Хәбиров latin yazuında])
Әнгам Хәбиров
Туган 6 сентябрь 1936(1936-09-06) (87 яшь)
Туйнаш, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре мөгаллим
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]
Гыйльми исем: профессор

Әнгам Хәбиров (6 сентябрь 1936 ел) — югары мәктәп ветераны, галим-әдәбият белгече, тәнкыйтьче. 1997 елдан Россиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы. 1966-2013 елларда Бөре дәүләт педагогия институты һәм Бөре социаль-педагогия академиясе (хәзер Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалы) укытучысы. Филология фәннәре кандидаты (1972). РСФСР-ның халык мәгарифе отличнигы (1977), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006). Наҗар Нәҗми исемендәге (2008), Фатих Кәрим исемендәге (2011) премияләр лауреаты. Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры (1986).[1]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнгам Хәйбрахман улы Хәбиров 1936 елның 6 сентябрендә Башкорт АССРның Чакмагыш районы Тайнаш авылында туган. Ул хезмәт юлын 1956 елда Яңа Каръяуды һәм Тайнаш авылларының җидееллык мәктәпләрендә укытучы булып башлый.

1957 елдан бирле РСФСР Сәяси һәм фәнни белем тарату җәмгыятенең Чакмагыш урын бүлекчәсе идарәсендә эшли.

1958-1962 елларда «Игенче» район газетасында хәбәрче, аннары җаваплы секретарь.

1966 елда Бөре дәүләт педагогия институтын (хәзер Башкорт дәүләт университетының филиалы) тәмамлый.

19662013 елларда Бөре дәүләт педагогия академиясендә эшли.

1972 елдан алып уку‑укыту һәм фәнни эшләр буенча, 1974 елдан — мәгариф эшләре буенча проректор, 1984-1991 елларда әдәбият кафедрасы мөдире.

Әнгам Хәйбрахман улы Хәбиров — Мостай Кәрим,Һәдия Дәүләтшина, Шәриф Биккол, Хәким Гыйләжев, Давыт Юлтый, Гыйлемдар Рамазанов турында очерклар язган[1].

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Өлгергәнлеккә һәм танылуга юл» («Путь к зрелости и признанию» 2005)
  • «Җанлы чишмәләр»: иҗади портретлар. Уфа, 1996;
  • «Гасырлар кавышканда»: әдәби тәнкыйть мәкаләләре, еллык күзәтүләр, иҗади портретлар. 2 томда (2017-2018)
  • «Наҗар Нәҗми турында этюдлар» һәм «Наҗар Нәҗми иҗаты» ()
  • «Шигърият илендә» (2006)
  • «Юл сайлаганда» электрон басма (Н.Нәҗми,К.Йосыпов, Р.Бикбаев,Р.Шаммас һ.б. турында мәкаләләр)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы (1977)
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1986)
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006)
  • Назар Нәҗми исемендәге премия лауреаты (2008)
  • Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты (2011)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]