Әндиҗан театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әндиҗан театры latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әндиҗан өлкә үзбәк
музыкалы драма һәм комедия театры
Урынлашу 710000 Үзбәкстан, Әндиҗан, Фитрәт ур., 230
Нигезләнгән 1919
Әндиҗан театры бинасы
Әндиҗан театры бинасы шырпы кабында

Әндиҗан театры, Бабур театры, З.М. Бабур (элек Ю. Ахунбабаев) исемендәге Әндиҗан өлкә музыкалы драма һәм комедия театры, үзб. Babur nomidagi Andijon vilo-yat musiqali drama va komediya teatriТөркистанда беренчеләрдән булып оешкан һөнәри үзбәк театрларының берсе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елның ноябрь-декабрендә Хәмзә Хәкимзадә Ниязи җитәкчелегендә «Ягона» труппасы (үзб. Yagona truppa) исеме белән эш башлый. Труппаның иҗат көчләрен Т. Җәлилов, А. Азимов, Б. Фәйзиев, Гарифҗан Ташматов (Гариф Гармон), М. Нәҗметдинов, И. Кәримов тәшкил итә.

  • 1924 елда театр «Өмет» труппасы (үзб. Umid truppasi) исеме белән Әндиҗан мәгариф бүлеге карамагына күчә. Труппага А. Гыйсмәтов, К. Ахунов, Хаҗи Зүннүн кебек актерлар кушыла.
  • Репертуарга Фитрәт, М. Бәһбүди, Чулпан, Ш. Рәсүлзадә, Г. Зәфари, Камил Яшен, Хәмзә Хакимзадә, Уйгун иҗат иткән, халык җырларына бай булган «Һинд ихтилалчылары», «Фидаи мәхәббәт», «Ирек балалары», «Ятим вә ятимә», «Лаләхан», «Зәһәр тормыш», «Төркистан табибы» һ.б. пьесалар алына. Тәҗрибәле режиссерлар М. Таҗизадә, Али Ардобус, Х. Кариев җәлеп ителә. 1920 еллар репертуарында урыс баскынчылыгына каршы аһәң белән сугарылган бәгъзе пьесаларның очравы игътибарга лаек. К. Рәмзинең «Ватан каһарманы» шундыйлардан.
  • 1927 елда театр «Әндиҗан шәһәре дәүләт труппасы» исеме белән яңадан торгызыла. Этнографик-концерт ансамбленнән М. Карыйякубов, Тамара Ханым, Г. Рәхимова, Кукан театры артистларыннан М. Кудашев, Л. Сарымсакова, С. Хуҗаев, У. Абдуллаев, 1929 елда Һ. Насыйрова, М. Газизова, Ш. Рәхимова килеп кушыла. К. Яшен әдәби бүлек җитәкчесе, Т. Җәлилов музыка мөхәррире итеп билгеләнә. Репертуарга «Хәлимә» (Ф. Зафари), «Ләлә вә Мәҗнүн» (Хөршид), «Аршин мал алан» (Г. Хаҗибәков), «Ике байның хезмәтчесе» (К. Гольдони), «Һөҗүм» (В. Ян), «Хан кызы Турандот» (К. Гоцци) пьесалары өстәлә.
  • 1931 елда театрга «Ю. Ахунбабабев исемендәге Икенче үзбәк дәүләт драма театры» исеме бирелә.
  • 1930 елларда баш режиссер И. Кәримов, директор М. Карыйякубов, музыка бүлеге җитәкчесе Т. Җәлилов, әдәби бүлек җитәкчесе С. Абдулла, режиссер Р. Солтанов. Баш рольләрдә А. Бакиров, Һ. Әминова, А. Гыйсмәтов (Рөстәм), Ш. Рәхимова, М. Юнысов, А. Ибраһимов һ.б. уйный.
  • 1937 елда И. Кәримов, Р. Солтанов, С. Сәйфи, Р. Рәхими «халык дошманы» дип саналып, кулга алына.
  • 1939 елга кадәр спектакльләр уйналмый.
  • 1940 елда В. Азимов сәхнәгә куйган «Таһир-Зөһрә» спектакле театр тормышында яңа баскыч була. У. Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сы уйнала. А. Каһһарның «Шаһ сюзане»сы, Б. Рахмановның «Йөрәк серләре», К. Яшенның «Нурхан», «Раушан вә Зөлһүмар», Ф. Шиллерның «Юлбасарлар», О. Якуповның «Чын мәхәббәт», Уйгун белән И. Солтанның «Галишәр Нәваи», Хәмзәнең «Һалисхан» пьесалары сәхнәгә менә. Артистлардан Ә. Әминова, М. Гобәйдуллаева, 1960-1970 елларда Һ. Ахунова, У. Нуралиев, Һ. Алимҗанов, С. Улугов, М. Кадыйров, М. Байматова һ.б. театрга килеп кушылуы репертуарны баетырга, дөнья классикасын куярга мөмкинлек бирә. У. Шекспирның «Король Лир», «Ричард III», А. Кадыйриның «Баздагы чаян», Н. Сәфәровның «Су китергән газиз», З. Мөхетдиновның «Йөрәктәге таш», «Бабур», Шөһрәтнең «Ана кызым», Хәмзәнең «Бай белән хезмәтче», М. Исмәгыйлинең «Фәрганәдә таң ата», Г. Гуләмнең «Таш-балта», Ш. Бошбековның «Тимер хатын», Һ. Раззаковның «Надирә», Т. Миңнуллинның «Алла», Уйгунның «Зөбуниса» әсәрләре буенча куелганнары — театрда куелган иң яхшы спектакльләр.

Бабур театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзбәкстан бәйсезлек игълан иткәч, театрның исеме З.М. Бабур исемендәге театр итеп үзгәртелә. Театрда Ә. Әминова, Һ. Алимҗанов, О. Сәетборһанов, Ф. Хаҗикулов, М. Байматова, Н. Хәкимова, М. Юлдашева, С. Гомәров, О. Мәхмүтова, Х. Салиев, Х. Юнысов, Ш. Таҗибаева хезмәт куя.

Театрның баш режиссеры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1997 елдан — Талипҗан Хәмидов.
  • Алиҗан Әскаров
  • Директоры — Җ.Х.Ташхуҗаев.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Репрессия елларында, театрдан куылып, күп газаплар күргән күренекле татар режиссеры Гомәр Исмәгыйлев озак еллар Әндиҗан театрында эшли. Үзбәк драматурглары әсәрләре белән бергә К. Симоновның «Урыс мәсьәләсе», П. Поповның «Гаилә», А. Островскийның «Урман», Ф. Шиллерның «Юлбасарлар»ын куя. «Үзбәкстан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә (1967).
  • РСФСРның атказанган артисты Сара Байкина, 1944 елда Кырымнан сөрелгәннән соң, 1944-1956 елларда Әндиҗан театрында эшли.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәшидә Җиһаншина. Тормышым минем - театр. Казан: ТКН, 1997. ISBN 5-298-00825-9
  2. Татар театры (1906-1926). Тулыландырылган 2нче басма. Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4
  3. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. Казан: «Рухият», 2007. ISBN 978-5-89706-109-9

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]