Әнисә Бикбулатова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнисә Бикбулатова latin yazuında])
Әнисә Бикбулатова
Туган телдә исем Әнисә Риф кызы Бикбулатова
Туган 9 май 1969(1969-05-09) (54 яшь)
СССР, Кыргыз ССР, Чуй өлкәсе, Кант районы, Чор-Далы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Кыргызстан байрагы РФ
Һөнәре тарихчы-этносоциолог
Җефет Таалайбек Тентимишев
Балалар кызы Галия, улы Данияр
Ата-ана
  • Риф Галим улы (әти)
  • Төмбел (Кочорова) (әни)
Сайт Мой Мир@Mail.ru

Әнисә Бикбулатова, Әнисә Риф кызы Бикбулатова (1969 елның 9 мае, СССР, Кыргыз ССР, Чуй өлкәсе, Кант районы, Чор-Далы) ― этнограф, тарих фәннәре докторы (2020), Кыргыз милли университетының археология һәм этнография кафедрасы мөдире (2007-2016), тарих һәм төбәкне өйрәнү факультеты профессоры [1][2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ә. Р. Бикбулатова. Бишкәк, 2012

1969 елның 9 маенда Кыргыз ССР Чуй өлкәсе Кант районы Чор-Далы авылында туган. Әтисе Риф Галим улы Бикбулатов (1945 елның 17 маенда Читада туган), әтисенең әнисе (Әнисәнең әбисе) Гөлсем Бикбулатова (Халикова) – чыгышы белән Дәүләкәннән. Гаилә 1954 елда Чуй үзәнендәге Кант районы Чор-Далы авылына күченеп килә. Әтисе Чор-Далы авылында үсә, «Заветы Ильича» күмәк хуҗалыгында электрик, тракторчы, агроном булып эшли. Әнисәнең әнисе – Чор-Далы авылында туып үскән Төмбел (Кочорова). Әнисәнең бертуганнары: Нурисә, Салават, Сафинә[3].

1986 елда Чуй өлкәсенең Кант (хәзерге Ысык-Ата) районы К. Маликов исемендәге Чор-Далы урта мәктәбен көмеш медальгә, 1991 елда СССРның 50 еллыгы исемендәге Кыргыз дәүләт университетының (хәзерге Йосыф Баласагуни исемендәге Кыргыз Милли университетының(рус.)) тарих факультетын тәмамлаган. Курс эшләре җитәкчесе – КР Милли фәннәр академиясе академигы Абылабек Асанканов.

1991 елда Кыргыз дәүләт университетының археология һәм этнология кафедрасына стажёр-тикшеренүче булып килә.

1993-2000 елларда Кыргызстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы «Манас-1000» («Манас» эпосын пропагандалау буенча) Дәүләт дирекциясенең «Мурас» (Мирас) проектында фәнни эш буенча бүлек башлыгы вазыйфасын башкара.

2003 елда, КР Милли фәннәр академиясенең Бишкәк шәһәрендәге Тарих һәм мәдәни мирас институтында, этносоциологик материаллар нигезендә, XX гасырның 80-90 елларында кыргыз хатын-кызларының иҗтимагый-мәдәни хәл-халәтен тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. Шул ук елны тарих факультетында укытырга керешә.

2007-2016 елларда – Бишкәктә Йосыф Баласагуни исемендәге Кыргыз Милли университетының (КМУ) археология һәм этнология кафедрасы мөдире [4]. Хәзерге вакытта – КМУ тарих һәм төбәкне өйрәнү факультеты профессоры.

«Манас» Кыргыз-төрек университетында Кыргызстан татарлары хакында фәнни эш башкаручы PHD докторантлар белән җитәкчелек итә.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

4 фәнни монография, 2 уку-укыту ярдәмлеге, 70тән артык фәнни хезмәт авторы.

2004 елда «Социально-культурный облик кыргызских сельских женщин в конце 80-х – начале 90-х гг. ХХ века (по материалам этносоциологического опроса)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый, тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала.

2020 елда «Этнокультурное развитие татар Кыргызстана (на основе этносоциологических исследований)» (Кыргызстан татарларының этномәдәни үсеше (этносоциологик тикшеренүләр нигезендә) темасына докторлык диссертациясен яклаган.

2020 елда Татарстан китап нәшриятында «Татары Кыргызстана» монографиясе нәшер ителгән. Архив материаллары нигезендә, Кыргызстаннан Бөек Ватан сугышына киткән татарлар турында хезмәт, «1920-1953 елларда сәяси репрессиләр корбаннары арасында Кыргызстан татарлары» китабын әзерли.

«Зур Алтай» алтаистика һәм тюркология үзәгенең (Алтай дәүләт университеты, Барнаул шәһәре) «Зур Алтайның төрки халыклары бергәлегенең комплекслы этнографик һәм этнокультурологик тикшеренүләре» (рус. Комплексные этнографические и этнокультурологические исследования общности тюркских народов Большого Алтая) эксперт төркеме командасына керә [5].

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елның 11 февралендә «Кыргызстан тарих җәмгыяте» халыкара иҗтимагый берләшмәсенең гамәлгә кую утырышында катнашкан.

Берничә тренинг үткәргән.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Йосыф Баласагуни исемендәге Кыргыз Милли университетының атказанган мәгариф хезмәткәре
  • «Манас-1000» медале
  • Кыргызстан Мәгариф һәм Фән министрлыгы Грамотасы
  • Йосыф Баласагуни исемендәге Кыргыз Милли университеты Грамотасы [7]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Таалайбек Тентимишев (2003 елда вафат), балалары (югары белем алганнар): кызы Галия, улы Данияр, оныклары [3].

Сеңлесе Сафинә Риф кызы Бикбулатова Кыргызстанда авыл җирлегендә яшәүче татарларның тормышына багышланган диссертация әзерләү белән мәшгуль [3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бикбулатова Аниса Рифовна. Список участников Международной научной конференции «Этнология – Антропология – Культурология: Новые Водоразделы и перспектвы взаимодействия» (2008, Белые Столбы)
  2. Список участников Международной научно-практической конференции «Этносоциология в России: научный потенциал в процессе интеграции...» (2008, Казань). Тюрко-Татарский Мир
  3. 3,0 3,1 3,2 Дания Заһидуллина. Татар фәне – Кыргызстанда. «Казан утлары», 2022, август, 159-162нче бит. ISSN 0206-4189
  4. История кафедры археологии и этнологии. 2022 елның 17 август көнендә архивланган. Кыргызский национальный университет имени Жусупа Баласагына
  5. Экспертная группа Большой Алтай. Команда: Бикбулатова Аниса Рифовна, archived from the original on 2022-10-03, retrieved 2022-08-17 
  6. История формирования татарской диаспоры Кыргызстана до установления советской власти. sibac.info
  7. Анкета Бикбулатовой Анисы Рифовны. 2022 елның 8 декабрь көнендә архивланган. Кафедра археологии, этнологии, источниковедение и историографии КНУ им. Ж. Баласагына

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]