Әнисә (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнисә (җыр) latin yazuında])
«Әнисә»
Җыр
Язылган XVI гасыр (?)
Көй авторы халык
Мансур Мозаффаров эшкәртүендә
Сүзләр авторы халык

«Әнисә»татар халык җыры, борынгы бию такмагы. Татар халык иҗатының классик үрнәге.

Такмак тексты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы варианты Яңарак варианты[1]
Тыпыр-тыпыр биергә
Тимер идәннәр кирәк;
Тимер идәннәр өстенә
Көмеш өстәлләр кирәк,
Көмеш өстәлләр өстенә
Алтын табаклар кирәк.
Алтын табаклар эченә
Вак-вак чабаклар кирәк,
Вак-вак чабакны турарга
Гали пәкесе кирәк,
Гали пәкесен тотарга
Чибәр егетләр кирәк.
Чибәр егетләр каршына
Кара кашлы кыз кирәк,
Кара кашлы кыз карарга
Пулат көзгесе кирәк.
Тыпыр-тыпыр биергә
Имән идәннәр кирәк;
Имән идәннәр өстенә
Хәтфә паласлар кирәк.
Хәтфә паласлар өстенә
Имән өстәлләр кирәк,
Имән өстәлләр өстенә
Көмеш табаклар кирәк.
Көмеш табаклар эченә
Хөрмә җимешләр кирәк,
Хөрмә җимешләр ашарга
Алтын кашыклар кирәк,
Алтын кашыклар тотарга
Кара кашлы кыз кирәк.
Кара кашлы кыз каршына
Батыр егетләр кирәк.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Такмакның көе матур, ритм һәм форма ягыннан төгәл. Сүзләре шулай ук зур кыйммәткә ия. Ике юллы строфаларның һәм куплетларның бер-берсенә бәйләнеп, сюжетлылык тудыруы татар халык җырлары арасында бик сирәк күренеш. Һәр строфа һәм куплетның соңгы юллары башка строфалар өчен башлангыч булып тора. Такмак өзлексез сюжет тудыра.

Такмакның борынгы вариантында кулланылган «тимер идәннәр», «көмеш өстәлләр», «алтын табаклар», «көзгеле пулатлар», мифик «Гали пәкесе» кебек гыйбарәләр такмакның Казан ханлыгы чорында иҗат ителү ихтималлыгын күрсәтә.

Борынгы бию такмагын композитор Мансур Мозаффаров хор өчен эшкәртә.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле репертуарында такмакның яңарак варианты озак еллар саклана, шулай ук үзешчән ансамбльләр дә әлеге бию такмагын яратып башкара.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. Казан: ТКН, 1987, 193-194нче бит.
  2. Татар халык иҗаты (төзүчеләре Гомәр Бәширов, Афзал Шамов, Хәмит Ярми, Хатыйп Госман), Казан: ТКН, 1951 ел, 273нче бит.
  3. Татар халык көйләре (төзүчесе Александр Ключарев). Казан: ТКН, 1955 ел, 107нче бит.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре... К.: ТКН, 1987, 193-194нче бит.