Әнәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнәк latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әнәк
Халык саны 105 (1816, Типтәрләр), 165 (1834), 313 (1848, Башкортлар, Типтәрләр), 504 (1859, Башкортлар, Типтәрләр), 532 (1870, Типтәрләр), 315 (1902, Башкортлар, Кердәшләр), 670 (1905), 695 (1912, Башкортлар, Типтәрләр), 282 (2010) Edit this on Wikidata
География
АТБ Пучы авыл җирлеге
Ил Россия
ДДӨБ 140 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 55.53°N 53.52°E Edit this on Wikidata
ГАТОБК коды 92205000037 Edit this on Wikidata
ГМБТК коды 92605441106 Edit this on Wikidata
Почта индексы 423730, 423739 Edit this on Wikidata
Русча топонимы Аняково

ӘнәкТатарстан Республикасының Актаныш районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — авыл (федераль классификатор буенча).

Халык саны — 257 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423730.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнәк — XVII гасырда Бүләр волосы Мушуга түбәсендә башкортлар һәм типтәрләр нигезләгән авыл. Типтәрләр 1701 елда башкортлар еренә керә[1].

Актаныштан 49 чакрым көньяк- көнбатыштарак, Казан – Уфа юлы буенда урнашкан. Биредә электән фин – угыр кабиләсе вәкилләре яшәгән[чыганагы?]. Татарлар XVII йөз ахырында XVIII йөз башында килеп төпләнә[чыганагы?]. Алар типтәрләр һәм вотчиналы башкортларга бүленә, ясаклы татарлар да була[чыганагы?]. Марилар инешнең аргы ягында яши, зиратлары Әнәк ягында була. Бу кардәшләр гадәте – канунына каршы килә, аларда авыл белән каберлекне су бүлергә тиеш түгел. Димәк, мариларны күченергә мәҗбүр иткәннәр[чыганагы?].

Е. Пугачев явында авылдан 63 ясаклы татар старшиналары Үмәткол Тәфкилев җитәкләгән төркемдә катнаша.

1884 елда игенчеләр 1878 дисәтинә җир бирелсә, 1913 елда ул 1143 дисәтинәгә кала. Мәчете 1848 елга кадәр салына.

1931 елда “8 Март” хуҗалыгы оештыралар, 3 елдан аңа барлык 74 гайлә  дә кереп бетә. Эреләндерү дәверендә “Үзәк” хуҗалыгына (хәзерге Нур Баян исемендәге ҖЧҖ) кушалар. Язмышлары Пучы белән тыгыз бәйләнештә бара, бер үк вакыйгаларны бергә кичерәләр. 1959-1960 елларда барлыкка килгән Нефтьчеләр бистәсе авылга кушыла.

2007 елда “Әнәк” ҖЧҖ үзе аерым мөтәкыйль көн күрә башлый, июнь аенда районның 18 процент җирен биләгән “Әнәк” агрофирмасы төзегәч, аның үзәгенә әверелә. Фирма белән Иске Җияш егете, бөтен эшчәнлеге Пучы җирлеге белән бәйләнгән Фарис Фәтхиев  уңышлы җитәкчелек итә. Авыл бу гасырга яңарып, яшәреп, бөтен яктан да бөтәеп керде. Заманча йортлар, иҗтимагый үзәк, мәчет калкып чыкты. Урамы асфальтка төрелде. Озак еллар хуҗалык рәисе булып эшләгән Шәрип ага Шәймиевның йорты  музейга әйләндерелде.

Илне фашист басып алучыларыннан сакларга 77 яугир чакырыла, 31 е кире туган якка әйләнеп кайта алмый.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1795 1870 1884 1906 1913 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
152 532 587 670 695 595 354 382 247 240 219 143 80 106 257

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрдиевләр:

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Бабайда кунакта», мемориаль комплекс–ял паркы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.