Әнәс Баһманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнәс Баһманов latin yazuında])
Әнәс Баһманов
Туган 3 март 1937(1937-03-03) (87 яшь)
Түбән Мактама, Әлмәт районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Көньяк Урал дәүләт университеты[d]
Һөнәре инженер-механик

Баһманов Әнәс Абдрахман улы (3 март, 1937 ел, ТАССР, Әлмәт районы, Түбән Мактама) — инженер-механик. Техник фәннәр кандидаты (2006). Башкортстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (2011), ССРБ‑ның уйлап табучысы (1980). Башкортстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (2009), И. М. Губкин исемендәге бүләк (2002) лауреаты[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баһманов Әнәс Абдрахман улы 1937 елның 3 мартында хәзерге Татарстан Республикасының Әлмәт районы Түбән Мактама авылында туган.

1965 елда Чиләбе политехник институтын тәмамлый. Шул ук елда диплом алганнан соң Свердловск шәһәрендә Свердлов исемендәге транспорт машиналары җитештерү заводында инженер-конструктор булып хезмәт юлын башлый.

1968-1969 елларда — Уфа шәһәрендә «Башнефтепроект» институты өлкән инженеры. 1969 елдан энергоресурслар транспорты проблемалары институтында эшли. 1974 елда бүлек мөдире, 1983 елдан — лаборатория мөдире вазифасына билгеләнә. 1987 елдан — өлкән эзләнүче, 1993 елдан — төп тикшеренүче, 2003 елдан — бүлек мөдире, 2008 елдан — нефть-газ промыслларын проблемалары һәм ресурсларны саклау үзәгенең директор урынбасары итеп билгеләнә[1][2].

Аның җитәкчелегендә нефть промыслларында нефтьне транспортлау өчен насослы энергетик корылыш уйлап табыла. Россиядә беренче тапкыр нефть катламнарына су тутуыру өчен ЦНСА тибындагы насос агрегатлары эшләнә. Куллануда насос корылмаларын сайлау буенча 5 норматив кәгазь эшли. Уйлап табуга 10 авторлык танытмасы бар. 150-дән артык хезмәт, шул исәптән 2 фәнни-техник күзәтү авторы[2][1].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (2011)
  • ССРБ‑ның уйлап табучысы (1980)
  • Башкортстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (2009)
  • И. М. Губкин исемендәге бүләк лауреаты (2002).

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Блочные насосные установки для нефтяных месторождений. М., 1980 (авторҙаш);
  • Модифицированные насосы ЦНС 105‑441‑2 и ЦНС 180‑383‑2.
  • Испытания и подконтрольная эксплуатация. М., 1991 (авторҙаш);
  • Методика расчёта характеристик двухвинтового насоса негерметичного типа. Уфа, 2002 (авторҙаш).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баһманов Әнәс Абдрахман улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Багманов Анас Абдрахманович 2022 елның 26 март көнендә архивланган.