Әнәс Галиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнәс Галиев latin yazuında])
Әнәс Галиев
Туган 3 апрель 1920(1920-04-03)
ТАССР, Арча районының Кушлавыч авылы
Үлгән 26 июль 1996(1996-07-26) (76 яшь)
Казан, Россия
Милләт татар
Һөнәре язучы, салым инспекторы

Әнәс Галиев, Әнәс Касыйм улы Галиев (3 апрель 1920(1920-04-03), Кушлавыч, Арча вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, РСФСР[d]26 июль 1996(1996-07-26) (76 яшь), Казан, Россия) — татар язучысы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнәс Галиев 1920 елның 3 апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Бала чагында Тукай иҗатына һәм матур әдәбиятка гашыйк егет бик мавыгып шигырьләр язарга керешә.

Әнәс Галиев җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң 1936-39 нчы елларда Казан финанс-экономика техникумында махсус белем ала, аннары берникадәр вакыт Дөбъяз районы һәм Казандагы финанс органнарында инспектор булып эшли.

1940 елда Ә. Галиев армиягә алына, сугышның беренче көннәрендә үк алгы сызыкта була. 1942 елда контузияле хәлдә дошман кулына әсир төшеп, 1945 елга кадәр фашист концлагерьларында газап чигә. Иң аянычлысы шул: әсирлектән кайткач та, аңа озак еллар әдәбияттан читкә тибәрелеп яшәргә туры килә.

1945—1949 елларда Татарстан АССРның финанс халык коммиссариатының налоглар һәм җыемнар бүлегендә ревизор, Свердлов, Ленин, Бауман район советы башкарма комитетларының финанс бүлекләрендә инспектор ярдәмчесе, инспектор, өлкән инспектор, ә 1959-нчы елдан 1973-нче елга кадәр Казан шәһәре Совет районы совет башкарма комитетының финанс бүлегендә дәүләт керемнәре инспекциясе начальнигы булып эшли. 1973 елның маеннан ул Вахитов район советы финанс бүлегендә дәүләт керемнәре инспекциясе начальнигы хезмәтендә.

1956 елдан соң гына аның өчен матбугатта басылу мөмкинлеге ачыла. 19581996 еллар арасында әдипнең ике шигырь җыентыгы, күп повестьлары, романнары дөнья күрә. Әнәс Галиев 1985 елдан СССР язучылар берлегендә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.