Ән-Нур мәчете (Дили)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ән-Нур мәчете (Дили) latin yazuında])
Мәчет
Ән-Нур мәчете
порт.  Mesquita An-Nur
Ил Көнчыгыш Тимор
шәһәр Дили, Кампунг-Алор районы
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Нигезләнгән 1955
Төп даталар:
1955 (беренче бинасы төзелгән)
1981 (ремонттан соң ачылган)
2002 (ут төрткәннәр)
Халәте гамәлдә

Ән-Нур мәчете (порт.  Mesquita An-Nur) — Тимор-Лешти башкаласы Дилидә урнашкан мәчет. Ул башкаланың гарәпләр укмашып яши торган Кампунг-Алор районында урнашкан. Көнчыгыш Тимордагы мөселман халкы мәчеткә җомга намазларына теләп йөри.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940-елларда гарәп азчылыгы Дилидә беренче мәчет бинасын төзү өчен тырышлык күрсәтә башлый. Имам хаҗи Хәсән ибн Абдулла Балатиф тырышлыгы белән 1955 елда мәчет төзелеп бетә. Дилидәге Рим католик чиркәве епархиясе башлыгы бина өчен кирпеч бирә. Соңрак ул мөселман бәйрәмнәре вакытында мәчеткә еш килеп йөри. Мәчет бинасы 1981 елда ремонтлана.

1999 елгы Көнчыгыш Тимор кризисы(ингл.) һәм 2006 елдагы {Тәрҗемә ителмәгән 3|2006 елдагы Көнчыгыш Тимор кризисы|{тәртипсезлекләр|en|2006 East Timorese crisis}} вакытында мәчет качаклар өчен сыену урыны булып хезмәт иткән. Аларны мәчет комплексына керүче классларда урнаштырганнар. Мәчетне һөҗүм итүче бандитлардан БМОның яхшы коралланган тынычлык урнаштыручы көчләре (АКШ, Австралия, Яңа Зеландия, Малайзия, Португалия) вәкилләре саклаган [1][2].

Епископ Карлуш Фелипе Хименес Белу (Carlos Felipe Ximenes Belo, 1996 елда Көнчыгыш Тимордагы конфликтны тыныч юл һәм гаделлек белән чишү буенча тырышлыклары өчен Тынычлык өчен Нобель премиясен алган), үзенең элеккеге башлыгы үрнәгенә ияреп, Рамазан ае тәмамлануны билгеләп үтүче ислам бәйрәме – Корбан гаете алдыннан, мәчеттә булып, мөселманнарга аларның тарихи мәчет бинасын һәм башка ислам гыйбадәтханәләрен бандитлар һөҗүменнән яклаячагын белдергән.

2002 елның декабрендә мәчет мөселман булган премьер-министр Әлкатирига каршы протест белдерүчеләр тарафыннан утка тотыла. Епископ (2002 елдан) Базилио ду Насименто (Basilio do Nascimento) католиклар кылган гамәл өчен мөселманнардан гафу үтенә; мөселман җәмгыятенең руханиларына җомга вәгазьләрен тапшыру өчен католик чиркәве радиостанциясеннән файдаланырга тәкъдим итә, шулай ук аларны католик семинариясендә ислам турында лекцияләр укырга чакыра[3].

2012 елгы парламент сайлауларыннан соң тәртипсезлекләр вакытында кайбер демонстрантлар мәчеткә зыян китерергә тырыша. Һөҗүм итүчеләрнең 16 сы полиция тарафыннан тоткарланган[4].

Дили мәчетенең имамы (2018 елдан) — Хулио Мөслим Антонио да Коста (Julio Muslim António da Costa).

2019 елдан Көнчыгыш Тиморның мөселман милли шурасы (Konsellu Nasionál Islam Timor-Leste) рәисе — Әхмәд Али Алаюди (Ahmad Ali Alayudi).

2018 елдан Көнчыгыш Тимор (Тимор-Лешти) ислам җәмгыяте үзәге (CENCITIL) президенты — Ариф Абдулла Сагран (Arif Abdullah Sagran). Ислам җәмгыяте президенты Ариф Абдулла Сагран, Тимор-Лештида ислам белеме дәрәҗәсе бик түбән, дип белдергән. 5 мөселман баласын чит илгә (Индонезиягә) укырга җибәрү өчен Диннәр эшләре буенча министрлык стипендияләр биргән. Күпчелек студентлар кире кайтмый. Алар Индонезиядә урнашуны өстен күрә.[5].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ән-Нур мәчете ике каттан тора, беренче кат намаз уку урыны булып хезмәт итә, икенче кат мәктәп бүлмәсе буларак кулланыла. Мәчетнең үзәк өлешендә табигый җиләс урын буларак кулланыла торган бакча бар. Тәһарәт урыны һәм китапханә бинасы урнашкан, анда ике агач киштәдә ислам китаплары һәм берничә компакт-диск тора. Ике манарасы, бер гөмбәзе бар.

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]