Ән-Нәби мәчете (Салават)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ән-Нәби мәчете (Салават) latin yazuında])


Мәчет
Ән-Нәби мәчете
Салават җәмигъ мәчете

баш. Салауат йәмиғ мәсете
Ил Россия
Шәһәр 453266,
Башкортстан,
Салават, Губкин ур., 5
Координатлары 53/21/8/N/55/56/59/E
Дин Ислам
Мәхәллә ҮДН 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы керү юлы өстендә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 19852004 еллар
Төп даталар:
2004 ел – ачылу
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Ән-Нәби мәчете, Салават җәмигъ мәчете (баш. Салауат йәмиғ мәсете) – Башкортстанның Салават шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте карамагында. «Ән-Нәби җәмигъ мәчете комплексы» мөфтие – Рамил Равил улы Насыйров[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет төзелеше

Салаваттагы гыйбадәтханә төзелеше турында сөйләшү 1985 елда башлана, мәчет бинасы 19 ел төзелә һәм 2004 елда тәмамланаа. 1992 елның 17 июлендә Губкин урамындагы буш яткан мәйданда Җәмигъ мәчетенә беренче нигез ташы салынган[2]. Монда беренче намаз 2002 елның 21 декабрендә укылган. 2008 елның 23 августында Үзәк Диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин катнашында тантаналы ачу була. Төзелеш шәһәр халкы ярдәме, шәһәр предприятиеләре һәм чит ил ширкәтләре, иганәчеләре ярдәмендә алып барыла. Проектның төп иганәчесе – «Салаватнефтеоргсинтез» ААҖ коллективы. Комплексны төзүдә Салават, Уфа, Кумертау, Әлшәй районнарыннан илледән артык хезмәт коллективы катнашкан. Мәчет мәйданы буенча, Уфадагы «Лалә-Тюльпан» мәчетеннән соң, Башкортстанда икенче урында тора (Әр-Рәхим мәчете сафка басканчы).

Аскы катта Россия Ислам университетының Салават филиалының уку аудиторияләре урнашкан булган (2014 елда филиаллар ябылган). Ел саен мәчет каршында ачылган Россия ислам университеты филиалында (башлангыч дини белем) 100гә якын шәкерт укып, диплом алган, имам, ислам нигезләре укытучысы булган. Уку вакыты – 3 ел. Ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен (яшенә карамый) якшәмбе көне мәктәбе эшли.

Мәчет төзәтү учреждениеләренә: Салаваттагы дүрт (2, 4, 16, 19нчы), Мәләвез шәһәрендәге 7нче төзәтү колонияләренә, Стәрлетамакның «Шахтау» микрорайонындагы(рус.) балалар колониясенә кураторлык итә.

Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салават җәмигъ мәчетендә 5 мең кеше сыйдыра торган ир-атлар өчен намаз залы (хатын-кызлар өчен икенче катта 500 кеше сыйдырырлык зал) бар. Төп манарасының биеклеге – 50 метр, зур гөмбәзенең – 25 метр. Җәмигъ мәчетенең гомуми мәйданы бер гектар, корылмаларның мәйданы – 6 мең квадрат метрдан артык. Мәчетнең файдалы мәйданы 3000 кв.м. Мәчетнең эскизы В. В. Лебедев җитәкчелегендә Петербург архитекторлары тарафыннан төзелгән. Мәчетнең эчке ишегалды бар. Түбәсендә төнлә яктыртыла торган дүрт ярымае бар, алар күктәге ай белән бергә мөселманга аның 5 вазифасын искә төшереп тора [3].

Мәчеттә ислам дине бәйрәм көннәрендә 10 меңгә кадәр кеше була.

Җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]