Әпчи карчык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әпчи карчык latin yazuında])
Әпчи карчык
Җенес хатын-кыз

Әпчи карчык (абачи)[1]татар мифологияләрендә кешегә ияләшүче җан иясе,[1] мәҗүси йола үтәүче рухани карчык, имче, им-томчы.[2]

Әпчи карчык исеме күп сөйләүчән хатын-кызга карата да әйтелә.[3][2] Күчерелмә мәгънәдә — үлем яки Газраил.[2]

Әпчи карчык ияләшкән берәр кеше бик зәһәр теллегә әйләнә дип ышанганнар. Аны тел бистәләре, бушка акыл өйрәтүчеләр, мактанчыклар рухы дип тә әйтергә мөмкин. Сихерче карчыкның туганы буларак та карала ала.[1]

Албасты җиләге (эт җиләге дә диләр) дә кайчандыр шушы явыз рух галәмәтләре белән бәйләнгән булгандыр. Шушы җиләкне ашаган кешене Албасты басмый дип уйлаганнар. Албасты җиләге эт культы белән бәйләнгән була, ә Албасты эттән курка. Албасты җиләгенең (убыр җиләге дип тә йөртәләр) тагын бер исеме исеме «әпси» яисә «әпчи». Бу атаманың Әпчи карчык белән бәйле.[1]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1999. — 432 б.
  2. 2,0 2,1 2,2 Татарский толковый словарь.
  3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: I том: А–В. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – 712 б.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар халык иҗаты. Әкиятләр. — Беренче китап, Казан, 1977;
  • Татар халык иҗаты. Әкиятләр. — Икенче китап, Казан, 1978;
  • Татар халык иҗаты. Әкиятләр. — Өченче китап, Казан, 1981.
  • Баязитова Ф. С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. — Казан, 1995.
  • Коблов Я. Д. Мифология казанских татар. — Извъстия Общества археологии, истории и этнографии. Томь XXVI, вып. 5. Казань, 1910