Әрмәнстанда ислам
Әрмәнстанда ислам | |
Дәүләт | Әрмәнстан |
---|---|
Әрмәнстанда ислам Викиҗыентыкта |
Әрмәнстанда ислам (әрм. Իսլամը Հայաստանում ) — Әрмәнстан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Әрмәнстан халкының (2 957 мең кеше) 0,10 % ы (3 800 кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Хәзерге вакытта Әрмәнстанда Ислам тарафдарлары күп түгел, гәрчә 1747—1828 елларда Эриван ханлыгы территориясендә ислам дәүләт дине дәрәҗәсендә булган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әрмәнстанда ислам Гарәп яулары чорыннан билгеле. 645 елда Әрмәнстан җирләренә беренче тапкыр гарәпләр бәреп керә. Үз хакимиятен ныгыту һәм исламлаштыру процессын тизләтү өчен гарәп хәлифләре басып алынган җирләргә гарәп кабиләләрен күчереп утырта, VII гасырдан башлап Әрмәнстанда гарәпләр саны күбәя[2].
XI гасырдан башлап, Әрмәнстан территориясе сәлҗүк төрекләре һөҗүменә дучар була.
Төрки-мөселманнарның Әрмәнстанга килүенең яңа дулкыны Монгол империясе, аннары Аксак Тимер эшчәнлеге белән бәйле.
XVI гасырда әрмәннәрне ислам диненә күчерү өчен, исламга күчкән әрмәнгә өстенлекләр бирүче Җәфар кануны кулланыла.
Иран шаһы (1587—1629) Габбәс I фәрманы белән әрмәннәрне Иранга күчереп утырталар (Бөек сөрген).
1826 елда Эриван ханлыгында 90 000 тирәсе мөселман яши. 1828 елда Көнчыгыш Әрмәнстан территориясенең Россия империясенә кушылуы вакытында, якынча 107 мең кешенең 87 меңе мөселман булган. 1831 елда мөселманнар саны 50 меңгә кадәр кимегән. Эриван шәһәрендә 11 400 кешенең 7 000 нән артыгы мөселман булган. 1869 елда Эриван өязе территориясендә 60 мәчет була.
1897 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, ул чактагы Эривань губернасында губерниянең 92 323 кешесеннән 25 218 е мөселман булган (27,3 % ).
XX гасыр башына мөселманнар (азәрбайҗаннар) Эриван өязе халкының 62 % ын тәшкил иткән. Шәһәрдә 7 шигый мәчете булган[3].
Совет чорында мәчетләрнең күпчелеге ябыла. Бүгенге көндә мәчетләрдән бары тик Иран осталары реставрацияләгән Зәңгәр мәчет (Хөсәен Али-хан мәчете) генә гамәлдә.
Яңа заман
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге Әрмәнстанда, нигездә, көрдләр һәм фарсылар ислам динен тота. Мөселманнар җәмгыятендә ~4 мең кеше исәпләнә һәм алар, нигездә, Абовян районында яши. Карабаг конфликтына кадәр Әрмәнстанда азәрбайҗаннарның эре ислам җәмгыяте яшәп килгән, әмма аларның барысы да диярлек илдән куып чыгарылган.
Мәчет
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Зәңгәр мәчет (Ереван)
Зәңгәр мәчет — Ереванның бердәнбер мәчете. Җәмигъ мәчетен 1766 елда Эриван ханлыгы хакиме Хөсәен Али-хан төзеткән. Мәчетнең мәйданы 7 000 кв. м. Манарасының биеклеге 24 метр. Төзелгән вакытыннан Беренче бөтендөнья сугышы башланганчыга кадәр эшли. Сугыш вакытында сугыш кораллары склады итеп файдаланыла.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң һәм 1995 елга кадәр мәчет территориясендә Ереванның тарих һәм табигать музее урнашкан булган[4].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ЭСБЕ/Эривань(рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ ЗАКАВКАЗЬЕ В IV-XI вв.(рус.)
- ↑ ЭСБЕ/Эривань
- ↑ Зәңгәр мәчет (Ереван)(рус.)
Дәүләтләр | Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания (Англия, Төньяк Ирландия, Уэльс, Шотландия) • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Каратау • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Маҗарстан • Мальта • Молдова • Монако • Нидерланд • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Россия Федерациясе • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төньяк Македония • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Джерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • ДМҖ • ДХҖ • Косово • ЛХҖ • Көньяк Осетия • Таулы Карабаг • ТКТҖ |
Дәүләтләр | Азәрбайҗан • Әрмәнстан • Әфганстан • Бәһрәйн • Бангладеш • БГӘ • Бутан • Бруней • Вьетнам • Гөрҗистан • Гыйрак • Индонезия • Иран • Израиль • Иордания • Йәмән • Казакъстан • Камбоджа • Катар • Кипр • Көньяк Корея • Күвәйт • Кыргызстан • Кытай (Тибет) • Көнчыгыш Тимор • Лаос • Ливан • Мисыр • Малайзия • Мальдивлар • Монголия • Мьянма • Непал • Оман • Пакистан • Россия Федерациясе • Сингапур • Согуд Гарәбстаны • Сүрия • Таҗикстан • Таиланд • Төньяк Корея • Төрекмәнстан • Төркия • Үзбәкстан • Филипин • Һиндстан • Шри-Ланка • Япония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Гонконг • Кокос утраулары • Макао • Раштуа утравы • Британия биләмәләре |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • Көньяк Осетия • Тайвань • Таулы Карабаг • ТКТҖ • Фәлистыйн |