Әрмән апостол чиркәве

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әрмән апостол чиркәве latin yazuında])
(Әрмән апостолик чиркәве битеннән юнәлтелде)

Әрмән Апостол Чиркәве (әрм. Հայ Առաքելական Եկեղեցի) — иң борынгы христианлык чиркәүләренең берсе. Чиркәүне төзүчеләр булып апостоллар Фаддей һәм Варфоломей исәплә. Әрмәнстан — христианлыкны дәүләт дине буларак кабул иткән беренче ил .[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тиридат III Әрмәнстанның 301 һәм 314 еллар арасында дәүләт дине итеп христианлыкны ясаганда, бу бик яңа дин түгел иде. Тертуллиан икенче һәм өченче гасырлар чигендә Әрмәнстан христианнар күп булган илләр арасында атый.

Бишенче гасырда гыйбадәт кылу өчен әрмән язуы төзелә, әрмән теленә Тәүрат күчерелә.

Алтын Урданың, Кырым ханлыгының күп кенә шәһәрләрендә һәм Казанда Казан ханлыгы чорында әрмән төбәкләры булган. Алар Әрмән-Кыпчак теленнән файдаланганнар — Әрмән әлифба белән кыпчак теле.[2] Россия Идел Буены яулап алганнан соң алар юкка чыгтылар.

Хәзерге хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиркәү тарафдарларының күбесе этник әрмәннәр, ә дин тотучылар әрмәннәр күбесе Әрмән Апостол Чиркәвены дәвам итүчеләр. Шулай итеп, Әрмән Апостол Чиркәвенысы приходлар киң тарала, кайда әрмәннәр күп санлы. Чиркәүнең үз мәгълүматлары буенча аның тарафдарларының гомуми саны — 9 000 000 кеше.[3]

2010 елгы халык санын алу Татарстанда 5987 әрмән күрсәткән[4]. Җирле дини оешма "Сурб Григор Лусаворич" эшли.[5] 2019 елда Казан хакимияте җәмгыятьга чиркәү төзелешерга җир бүлеп биргән.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. The Oxford Dictionary of the Christian Church / Ed. by F. L. Cross, E. A. Livingstone. — Oxford University Press, 2005. — P. 107.
  2. Надырова Ханифа Габидулловна Развитие градостроительной культуры Казанского ханства // Золотоордынское обозрение. 2014. №3. URL: https://cyberleninka.ru/article/n/razvitie-gradostroitelnoy-kultury-kazanskogo-hanstva (дата обращения: 02.11.2019).
  3. "Catholicos of All Armenians". armenianchurch.org. Mother See of Holy Etchmiadzin.
  4. 2010 елгы Бөтенрусия халык санын алу. Халыкның милли составы һәм төбәкләр буенча киңәйтелгән исемлекләре булган рәсми нәтиҗәләр.http://www.gks.ru/free_doc/new_site/perepis2010/croc/results2.html
  5. https://www.rusprofile.ru/id/6791306
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-11-02, retrieved 2019-11-02