Әрәмә чыпчыгы кошлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Баркылдыксыман камыш чыпчыгы

Әрәмә́ чыпчыгы кошлар (лат. Sylviidae) — чыпчыксыманнар отрядының сайрар кошлар семьялыгы. 420 ләп төре билгеле, Антарктиданы исәпләмәгәндә, бөтен җир шары буйлап таралганнар. Татарстанда 6 ыругка керүче 23 төре бар: нарат чыпчыклары, камыш чыпчыклары, бакча чыпчыклары, кәрлә тургайлар, әрәмә чыпчыклары һ.б. Агач һәм куак биотопларда, яр буйларындагы үләнле әрәмәлекләрдә оялыйлар. Бакчаларда һәм паркларда яшиләр. Күчмә кошлар. Сары башлы кәрлә тургай ел дәвамында яши.

Әрәмә чыпчыклары озынлыгы 12–15 см, авырлыгы 8 граммнан алып (нарат чыпчыгы) 34 граммга кадәр (камыш чыпчыгы) авырлыкта. Соры, коңгырт, яшькелт-сары төстә булалар. Кечкенә башлы, нечкә туры томшыклы. Канатлары төрле зурлыкта. Түгәрәкләнеп килгән яисә киртләч койрыклы. Әрәмә чыпчыклары яшерен тормыш алып баралар, аларны сайраулары буенча, фәкать оялау һәм бала чыгару вакытында гына күрергә мөмкин. Әлеге кошларның оялары ясалуы һәм урнашуы буенча күптөрле. Күбесенчә — ачык, касәсыман. Җирдән биек түгел — агач һәм куакларның куыш кәүсәсендә (әрәмә чыпчыклары) яки озын үлән сабаклары арасында (камыш чыпчыклары) урнашалар. Нарат чыпчыклары җир өстендәге ояларын яннан керә торган куыш формасында ясыйлар. 4–7 йомырка салалар.

Камыш һәм нарат чыпчыклары бары тик хайван азыклары: бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, үрмәкүчсыманнар, вак моллюсклар белән, ә калганнары җиләкләр һәм вак чүп үлән орлыклары белән тукланалар. Зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. Август ахырында әрәмә чыпчыклары кышлау өчен очып китә башлыйлар.

Ыруглар[үзгәртү]

Әрәмә чыпчыгы кошлар семьялыгына 48 ыруг керә. Иң белгеле:

Чыганаклар[үзгәртү]