Әр-Рахман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әр-Рахман latin yazuında])

Әр-Рахмәән (гарәп. الرَّحْمَانُ‎) — Аллаһның 99 исеменең берсе. Рахмән сүзе рәхмәт тамырыннан барлыкка килгән. Аның кызгану мәгънәсе дә бар. Бөек Аллаһ яраткан барлыкларын кеше шәхесен кызгану, җәлләү халәтләреннән чыгып кызганыр, мәрхәмәт кылыр. Аның бу сыйфатын кешеләргә юнәлдергәндә мөэмин белән кяфер арасында аерма юктыр.

Ул Рахмән исеме белән бу дөньяда һәркемгә мәрхәмәтле булыр. Ахирәттә Рахим исеме белән бары тик мөэминнәргә генә мәрхәмәт итәчәк.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баулы мөхтәсибәте. 2017 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.