Эчтәлеккә күчү

Әр-Рияд

24°39′ т. к. 46°43′ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әр-Рияд latin yazuında])
Әр-Рияд
гарәп. الرياض
Илтамга
Нигезләнү датасы 1746
Сурәт
Рәсми исем الرياض[1]
Демоним riyadien[2], riyadienne[2], Riadano, Riyadhi, الرِّيَاضِ, Riyadien[3] һәм Riyadienne[3]
Рәсми тел гарәп теле
Дәүләт  Согуд Гарәбстаны[4]
Нәрсәнең башкаласы Согуд Гарәбстаны, Әр-Рияд вилаяте[d] һәм Riyadh governorate[d]
Административ-территориаль берәмлек Әр-Рияд вилаяте[d]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 7 009 100 (2022)
Административ бүленеше Al-Bathaa[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 612 ± 1 метр
Кардәш шәһәр Акапулько һәм Эрмосильо
Мәйдан 1798 км²
Почта индексы 11564–12665
Рәсми веб-сайт riyadh.sa/en/(ингл.)
Һәштәге Riyadh
Харита сурәте
Төнге күренеше
Коллаж
Нинди вики-проектка керә Проект:Согуд Гарәпстан[d], Проект:Шәһәрләр[d] һәм Проект:Гарәп дөньясы[d]
Һавадан күренеш
Карау-тыңлаулар саны 511 983[5]
Җирле телефон коды 011
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Әр-Рияд Викиҗыентыкта

Әр-Рияд (гарәп. الرياض‎ — «бакчалар») — Согуд Гарәбстанының башкаласы[6] һәм иң эре шәһәре. Ул Әр-Рияд округының административ үзәге булып тора һәм аның составында Әр-Рияд мөхәфәзәсен тәшкил итә. Халык саны — 7 676 655 кеше (2017 ел).

Шәһәр XVIII гасырдан билгеле. Исеме гарәпчә «рауда» — бакча сүзенең күплек формасыннан (рияд) килеп чыккан. Шәһәр тарихи Нәҗд өлкәсендә урнашкан. Башка иске атамасы — Хәҗәр.

Моннан якынча дүрт мең ел элек хәзерге Әр-Рияд территориясендә күчмә гарәп кабиләләре яшәгән.

VI—VII гасырларда Әр-Рияд башкалардан берни белән дә аерылып тормаган кечкенә генә торак пункт булган. XVIII гасырдан башлап кына, традицион гарәп базары зурая һәм яңа дини корылмалар төзелә башлагач, Әр-Рияд җанлы шәһәргә әверелә башлый.

1902 елда Габделгазиз ибне Согуд үзенең гаскәре белән Әр-Риядны яулап ала. 1927 елда согуд әмирләре башкаласы Әр-Рияд булган Нәҗд һәм Хиҗаз дәүләтен төзүгә ирешәләр. 1932 елда, акрынлап берләшү нәтиҗәсендә, Согуд Гарәбстаны патшалыгы барлыкка килә, аның белән бүгенгәчә Согуд нәселе вәкилләре идарә итә. 1960 елда Әр-Рияд халкы 160 000 кеше тәшкил иткән. 1960 еллар ахырыннан Әр-Рияд, бөтен Согуд Гарәбстаны кебек үк, нефть чыгарудан килгән керемнәр исәбенә яши.

Әр-Риядта патша резиденциясе урнашкан, шунда ук 1955 елда барлыкка килгән барлык үзәк хөкүмәт оешмалары да тупланган. Соңгы дистә елларда шәһәр Согуд Гарәбстанының эре сәнәгый үзәкләренең берсенә әверелә. Шулай ук кибетләр, рестораннар, каһвәханәләр, музейлар һәм уку йортлары күп. Шәһәр халкының якынча 40% — 30 яшькә кадәрге яшьләр. Ир-атлар саны хатын-кызларга караганда 10%ка күбрәк.

Шәһәрдә югары белем алу мөмкинлекләре зур. Биредә Дәүләт университеты[ru], Хәрби академия һәм хатын-кызлар өчен дөньядагы иң эре университетларның берсе — Принцесса Нура бинт Габдеррахман исемендәге университет эшли.

Шәһәрдә ислам дине барлыкка килү тарихын чагылдырган музейлар күп, алар арасында Әр-Рияд музее, Фәйсал патша исемендәге исламны өйрәнү һәм тикшеренү үзәге бар. Архитектура һәйкәлләре арасында борынгы биналар сакланган Әл-Батаа (шәһәрнең иң үзәк өлеше) аерылып тора. Шулай ук 1865 елда төзелгән Мәсмак ныгытмасы да бар. Заманча тормыш символы булып Әр-Риядның иң биек бинасы — PIF Tower санала, анда офислар, кыйммәтле фатирлар һәм рестораннар урнашкан.

2018 елның 18 апрелендә Әр-Риядта, якынча 40 еллык тыюдан соң, беренче кинотеатр ачылды. Аны ачу белән Американың AMC Entertainment Holdings компаниясе шөгыльләнде[7], ә яңадан торгызылган кинопрокатта күрсәтелгән беренче фильм Marvel студиясенең «Кара пантера» фильмы булды[8].

Шәһәр климаты — тропик чүлле. Әр-Рияд дөньядагы иң кайнар эре шәһәрләрнең берсе булып санала. Гыйнварның уртача температурасы +14,4 °C, июльдә — +36,6 °C. Климаты бик коры, елына 100 мм-дан артык явым-төшем булмый, ә булганның барысы да кыш һәм иртә яз айларына туры килә. Абсолют максимум — +52,0 градус (июль), минимум — −1 градус (гыйнвар).

Әр-Рияд климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 31,5 34,8 38,0 42,0 45,1 49,8 52 47,8 44,5 41,0 36,0 31,0 52
Уртача максимум, °C 20,1 23,0 27,6 34,0 39,6 42,7 43,4 43,2 41,3 35,1 27,6 22,0 33,1
Уртача температура, °C 14,4 16,9 21,1 26,9 32,9 35,4 36,6 36,5 33,3 28,2 21,4 16,1 26,6
Уртача минимум, °C 6,9 9,0 15,0 20,3 25,7 27,6 29,1 28,8 25,7 20,9 15,3 8,4 19,9
Абсолют минимум, °C −1 0,5 4,5 11,0 18,0 21 23,6 22,7 16,1 13,0 7,0 1,4 −1
Явым-төшем нормасы, мм 12,3 5,8 30,2 23,3 6,2 0 0 0,3 0 2,3 7,4 11,2 99,0
Чыганак: pme.gov.sa
Халык саны, кеше[9].
1862 1935 1960 1974 1988 1992 2004 2010
7500 30 000 150 000 650 000 1 500 000 2 776 096 4 087 152 5 188 285
2011 2012 2013 2014 2015 2016 2017 2018
5 406 118 5 598 638 5 798 015 6 004 492 6 218 322 6 439 767 6 669 098 6 906 595
2019 2020 2021 2022 2023 2024
7 070 665 7 231 447 7 387 817 7 538 200 7 682 430 7 820 550

1940 еллардан башлап шәһәр бик тиз үсә килә. Бигрәк тә XX гасырның икенче яртысында Әр-Рияд халкы нык арта. Мәсәлән, 1960 елда шәһәрдә 160 мең кеше яшәсә, 1980 еллар башына ук яшәүчеләр саны миллионнан артып китә. Нефтьтән килгән гаять зур керемнәр шәһәрнең заманчалашуын тәэмин итте. Гадәттә, шәһәр биналары 8 катлы, әмма алар үзенчәлекле архитектурасы белән аерылып тора. Шәһәрдә күктерәр йортлар (небоскреблар) күп, башка зур проектлар да эшләнә. Шәһәрнең тагын бер танылган күктерәр йорты — Бурҗ әл-Мәмләкә[ru].

Әр-Рияд метрополитены төзелеше рәсми рәвештә 2014 елның апрелендә башланды. Бу — Мәккә метросыннан соң илдәге икенче метро системасы. Проект җир асты туннельләрен һәм җир өсте эстакадаларын үз эченә алган катнаш транспорт челтәре булып тора. 2024 елда ачыла. Шәһәрдә Согуд хәрби сәнәгать компаниясе урнашкан.

2013 елның 23 апрелендә Согуд ибне Габделгазиз Әл Согуд[ru] исемендәге университет кампусы территориясендә троллейбус линиясе ачылды[10].

Шәһәр 15 районга бүленә[11].

Патша үзәгенә һәм Аноуд манарасына манзара
Патша үзәгенә һәм Аноуд манарасына манзара
Аноуд манарасыннан көньякка манзара
Аноуд манарасыннан көньякка манзара
  1. تعداد السكان والمساكنGeneral Authority for Statistics.
  2. 1 2 arrêté du 4 novembre 1993 relatif à la terminologie des noms d'États et de capitales
  3. 1 2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  4. Эр-Риад // Малая советская энциклопедия / мөхәррир Н. Л. Мещеряков — 2 — Советская энциклопедия, 1936.
  5. YouTube API
  6. «Эр-Риад» — статья в Малой советской энциклопедии; 2 издание; 1937—1947 гг.
  7. Первый кинотеатр в Саудовской Аравии откроется 18 апреля.
  8. В Эр-Рияде откроется первый за последние 40 лет общественный кинотеатр.
  9. Riyadh Population 2023.
  10. Riad/Riyadh — Eröffnung des neuen Campus der King Saud bin Abdulaziz University 2013 елның 26 сентябрь көнендә архивланган
  11. Official Website of the Riyadh Municipality — Interactive Map of Riyadh’s branch municipalities 2011 елның 26 февраль көнендә архивланганКалып:Ref
  • Густерин П. В. Города Арабского Востока. — М.: Восток—Запад, 2007. — 352 с. — (Энциклопедический справочник). — 2000 экз. — ISBN 978-5-478-00729-4.
  • Поспелов Е. М. Географические названия мира. Топонимический словарь / отв. ред. Р. А. Агеева. — 2-е изд., стереотип. — М.: Русские словари, Астрель, АСТ, 2002. — 512 с. — 3000 экз. — ISBN 5-17-001389-2.