Әсгать Зиннәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әсгать Зиннәтуллин latin yazuında])

Зиннәтуллин Әсгать Зиннәтулла улы, Бөек Ватан сугышында катнашып, зур батырлыклары өчен Герой исеменә лаек булган шәхес.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштагы батырлыклары, бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зиннәтуллин Әсгать Зиннәтулла улы 1922 нче елда Арча районы Носы авылында дөньяга килә. Хезмәт юлын да туган авылында башлый.

1941 нче елда  сугышка китә. Укчылар ротасы командиры булып хезмәт итә. Сугыш барышында алгы сафларда була. Рота сугышчыларын шәхси батырлыгы, тәвәкәллеге белән рухландыра. 65 нче Армия буенча 1945 елның  19 июлендә игълан ителгән 685/-н номерлы приказ нигезендә, күренекле хәрби начальниклар белән бергә, 186 нчы укчы дивизиянең 238 нче укчы полкы карамагындагы укчылар ротасы командиры капитан Зиннәтуллин Әсгать Зиннәтулович гадәттә югары дәрәҗәдәге командирларга гына бирелә торган Александр Невский орденына лаек булган. Армия күләмендә нибары 6  кешегә генә тапшырылган югары бүләк! Приказга 65 нче Армия командующие - ике тапкыр  Советлар Союзы Герое генерал - полковник Павел Иванович Батов һәм Хәрби хезмәт члены генерал-лейтенант Радецкий кул куйган.

1945 елның 15 маенда 238 нче укчы полк командиры, гвардияче подполковник Гусейнов тарафыннан тутырылган Бүләкләү кәгазендә капитан Ә.З.Зиннәтуллинның Татарсан АССРның Кызыл Юл районындагы Носы авылында 1922 елда туганлыгы, милләте - татар, партия члены булуы, Бөек Ватан сугышы чорында Калинин, Брянск, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтларында сугышуы, 1944 елның 3 мартында контузия алуы һәм 1945 елның  17 февралендә яралануы, яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнүе турында хәбәр ителә.

Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итү турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Полк командиры, капитан Зиннәтуллинны хөкүмәтебезнең иң олы бүләгенә тәкъдим итеп, югары командование адресына түбәндәге юлларны язган:

"... Иптәш Зиннәтуллин Ә.З. 18 апрельдән  22 апрельгә кадәр чор эчендә Одер елгасын кичү өчен барган сугышларда зур тәвәкәллек,  фидакарьлек  үрнәкләре күрсәтте. Сугыш хәрәкәтләрен кыю һәм оста җәелдереп, сугышчыларның баткак сазлык киртәләрендә уңышлы үтүләренә зур ярдәм итте.

Дошманның өермәдәй ут ачуына карамастан, капитан Зиннәтуллин үзенең шәхси кыюлыгы, батырлыгы белән сугышчыларны ярсулы һөҗүмгә рухландырды. Ул, үзенең тормышы белән исәпләшеп тормыйча, сугышның иң авыр участокларында булды - яудашларын һәм матчастьны көймәләргә төяп, елга аша кичүне өзлексез дәвам итте, шул җәһәттән сугышчылары белән дошман өстенә арысландай ташланды. Каршыдагы торак пункт урамнарына бәреп кереп, ул анда, гитлерчыларның гаять көчле каршылык күрсәтүләренә дә карамастан, сугыш хәрәкәтләрен оста җәелдерде һәм тиз арада әлеге пунктны кулга төшерде.

Иптәш Зиннәтуллин үзенең укчылары белән әлеге сугышлар барышында иң алгы сафта булды. Рота сугышчылары, үз командирларының шәхси батырлыгы, тәвәкәллеге белән рухланып, "ура" кычкырып дошманга каршы икеләтә энергия белән сугышты һәм аны тулысынча тар-мар итте.

Әлеге сугышлар барышында иптәш Зиннәтуллин командалык иткән рота 110 (йөз ун) фашистны юк итте, станоклы 4 пулеметны һәм танкка каршы ата торган бер пушканы сафтан чыгарды.

Яу кырында күрсәткән тиңдәшсез зур батырлыгы һәм кыюлыгы өчен коммунист капитан Зиннәтуллин Ә.З. хөкүмәтебезнең иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое  исеменә лаек булырлык..." (33 нче фонд, 686196 нчы тасвирлама, 6712 нче эш, 135 нче бит).

Моңарчы ул- кече лейтенант, комсомолец Зиннәтуллин 3 нче Армия карамагындагы 186 нчы  дивизиянең командиры генерал-майор Ревуненконың 1943 елның 30 октябрендә игълан ителгән 029/-н номерлы приказы нигезендә, Красовичи, Ельна торак пунктлары  өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен   (бу сугышларда Әсгать абзый үзе генә дә 20 фашистны "теге дөнья"га озата, төз атып дошманның сугыш кирәк-яраклары төягән бер автомашинасын шартлата)  Кызыл Йолдыз орденына лаек була. ( 33 нче фонд, 686044 нче тасвирлама, 730 нчы эш, 61 нче бит).

2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены Ә. З.  Зиннәтуллинга 2 нче Белоруссия фронтына  караган 3 нче Армия командующие, гвардияче генерал-полковник Горбатовның 1944 елның 15 июлендә игълан ителгән 304-н номерлы приказы нигезендә бирелә.Танкка каршы ата торган мылтыклар белән коралланган өлкән лейтенант, коммунист Зиннәтуллин взводы сугышчылары Ректа һәм Литобичи торак пунктлары янында безнең гаскәрләрнең Друть елгасы аша исән-имин кичүләрен тәэмин итә. Дошман оборонасын өзеп, гитлерчыларның күпләгән  ут нокталарын һәм җанлы көчләрен юк итә, байтак солдат һәм офицерларны әсир итеп ала. Якташыбыз бу сугышлар барышында да үзен чын батыр итеп таныта...

(33 нче фонд, 690155 нче тасвирлама, 3698 нче эш, 33 нче бит).

Сугыштан соңгы тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башта ул мәктәпләрдә укучыларга физик тәрбия һәм хәрби  күнекмәләр бирү белән шөгыльләнгән. Аннары "корыч айгыр" иярләгән, "кыр корабын" да туган як кырларын гизгән. Тырышып эшләгән коммунист-фронтовик, мактаулы исеме телдән төшмәгән. Шактый вакыт хуҗалыкның  партоешма секретаре дә булып торган ул. Бары тик 1975 елда гына, сугышта алган яралары һәм контузияләре нык сиздерә башлагач һәм врач экспертлар комиссиясе тарафыннан икенче группа инвалид дип табылгач кына, Әсгать абый яраткан эше белән хушлашырга мәҗбүр була. Шулай да өйдә тик кенә ятмый ул - яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча бар көчен-сәләтен эшкә җигә...

Тормыш иптәше - заманында укытучы, лаеклы ялга киткәнче ун елга якын Носы авыл Советы башкарма комитеты председателе булып  эшләгән   Фәрбизә Заһидулловна белән бергә бер кыз, өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Гөлнурлары туып-үскән төбәгенең булдыклы, мактаулы шоферы һәм әти-әнисенең зур горурлыгы, куанычы булып үскән.

1989 нчы елда Әсгать абый дөнья куя. Носы авылында җирләнә.