Әсгать Мохтар
Әсгать Мөхтәр улы Мөхтәров | |
Җенес | ир-ат |
---|---|
Туу датасы | 23 декабрь 1920[1] |
Туу урыны | Фәрганә, Фәрганә өлкәсе, Төркистан Айрат Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, РСФСР[d][1] |
Үлем датасы | 17 апрель 1997 (76 яшь) |
Үлем урыны | Ташкәнт, Үзбәкстан |
Язма әсәрләр теле | үзбәк теле |
Һөнәр төре | шагыйрь, язучы, прозачы, тәрҗемәче |
Әлма-матер | Үзбәкстан милли университеты[d] |
Бүләкләр |
Әсгать Мохтар (әдәби тәхәллүсе, тулы исем-фамилиясе Әскад Мохтар улы Мохтаров, үзб. Asqad Muxtor, Asqad Muxtorov, Аскад Мухтор, 23 декабрь 1920 — 17 апрель 1997) — Үзбәкстан ССРның халык шагыйре, тәнкыйть мәкаләләре авторы.[2]
Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әсгать Мохтар 1920 елның 23 декабрендә Фәрганәдә туа. 11 яшьтә ятим кала, балалар йортында тәрбияләнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1938 елда Урта Азия дәүләт университетына (хәзерге Үзбәкстанның милли университеты) укырга керә.
Ташкентка күченгәч, 1957-69 елларда Үзбәкстан Язучылар берлегенең секретаре булып эшли, республиканың «Звезда Востока», «Гулистан» кебек үзәк басмаларында баш мөхәррир була.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1938 елдан үзенең иҗатын да матбугатта бастыра башлый. Әскад Мөхтәров үзбәк әдәбиятына хезмәт кешесе темасын кертә: «Сталевар» (1947) поэмасы, «Мои сограждане» (1949) шигырьләр җыентыгы, «Город стали» (1950) очерклар һәм хикәяләр җыентыгы һ.б. Роман-поэмаларында үзбәк хатын-кызларының «уянуы», көрәшчеләр, үзбәк халкының тарихы тасвирлана.
Әсгать Мохтарның әдәби-тәнкыйть мәкаләләре дә бар. А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, М.Горький, В. В. Маяковский, А. А. Блок, Т. Г. Шевченко һ.б. классикларның әсәрләрен үзбәк теленә тәрҗемә итә.
«Чинара» романы өчен Хәмзә исемендәге Республика Дәүләт премиясе ала. Ике орден һәм медальләргә ия була.
1997 елда Ташкентта вафат була.
Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Сталевар» (1947) поэмасы;
- «Мои сограждане» (1949) шигырьләр җыентыгы;
- «Город стали» (1950) очерклар һәм хикәяләр җыентыгы;
- «Чинара» романы.
Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Хәмзә исемендәге Республика Дәүләт премиясе.
- Ике орден һәм күпсанлы медальләр иясе.
Әдәбият исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Интертат.ру. [Үзбәкстанның иң мәшһүр татары. https://intertat.tatar/news/zb-kstanny-un-m-sh-r-tatary-5726193]
- Википедия. Үзбәк әдәбияты.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Мухтар Аскад // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/kultura/literatura/personalii/asgat-muhtar
- 23 декабрь көнне туганнар
- 1920 елда туганнар
- Фәрганәдә туганнар
- 17 апрель көнне вафатлар
- 1997 елда вафатлар
- Ташкәнттә вафатлар
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Бөек хезмәтләр өчен ордены (Үзбәкстан) кавалерлары
- Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге премиясе лауреатлары
- Үзбәкстан халык шагыйрьләре