Әсгать Шәйхетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әсгать Шәйхетдинов latin yazuında])
Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов
Туган телдә исем Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов
Туган 1 декабрь 1932(1932-12-01) (91 яшь)
Мәскәү өлкәсе, Клин шәһәре
Үлгән 7 апрель 2014(2014-04-07) (81 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ -> Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре милли көрәш
Бүләк һәм премияләре РСФСРның атказанган тренеры (1970)

Әсгать Шәйхетдиновтатарча көрәш остасы, Россиянең атказанган тренеры (1970), Россиянең (2006) һәм Татарстанның (1986) атказанган физик культура хезмәткәре .

Шәйхетдинов Әсгать Шәйхетдин улы 1932 елның 1 декабрендә Мәскәү өлкәсендәге Клин шәһәрендә туа. Гаиләләре белән Казанга күченгәч, «Динамо» җәмгыятендә Николай Моряшичев җитәкләгән секциядә ирекле көрәш белән шөгыльләнә башлый. СССР чемпионатында бронза медаль яулый (1955), РСФСР халыклары спартакиадасы чемпионы (1956). Дүрт халыкара бәйгедә җиңүче.

«Спартак» җәмгыятендә тренер һәм Казан авыл хуҗалыгы институтында доцент булып эшләгәндә 30дан артык СССРның спорт остасын, егермеләп милли көрәш остасын тәрбияләде. Алар арасында Виктор Маркелов, Владимир Копошкин, Геннадий Митин, Илгиз Миңнуллин, Иван Бәширов, Рәшит Сәмигуллин, Рафис Насыйбуллин кебек танылган көрәшчеләр бар.

2005 елдан башлап Казанда атказанган тренерлар Ш. Шәйхетдинов һәм М. Сәхабетдинов бүләкләренә бәйге оештырыла.

«Россиядә Олимпия хәрәкәтен үстерүдәге хезмәтләре өчен» мактаулы билгесе белән бүләкләнде (2004). Казан шәһәренең мактаулы шәһәрдәше (2009).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]