Әскар Шәехгали

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әскар Шәехгали latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әскар Шәехгали
Ә.Г.Шәехгали 1.jpg
Туган телдә исем Әскар Гали улы Шәехгали
Туган 1885(1885)
РИ, Санкт-Петербург
Үлгән 1968(1968)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт кумык-казакъ-татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1954–1991).svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре инженер-механик
Җефет Суфия Шаһбазгәрәй кызы Әхмәрова
Балалар кызлары Динара, табиб; Гөлнар, инженер-химик
Ата-ана
  • Гали Дәүләт улы Шәехгали, генерал-майор (әти)
  • Гөлсем Тәфкилева (әни)

Әскар Шәехгали, Әскар Гали улы Шәехгали (Әскар Али улы Шәех-Али, 1885 ел, РИ, Санкт-Петербург1968 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — гарәп графикасында басма машина уйлап табучы, инженер, «Яңалиф» язу машинасын гамәлгә куючы[1], ССРБның беренче язу машинасы авторы, Казан басма машина заводы — «Пишмаш» заводына («Терминал» ҖБ) нигез салучы, Мәскәү урман-техник институтының төгәл механика остаханәсе механигы, соңрак мөдире.

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Язу машинасы фотосурәтләре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүкәй Урдасының соңгы ханы Җангир(рус.) хан икенче хатыны (беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәеновның кызы) Фатыйма белән

1885 елда Санкт-Петербургта асылзатлар гаиләсендә туган. Инженер Әскар Шәехгали — Екатерина II указы белән расланган Россиянең иң беренче мөфтиенең оныгының оныгы һәм дүртенче мөфтинең оныкчыгы, казакъларның Бүкәй Урдасының соңгы ханы Җангир(рус.) хан оныкчыгы[2].

Әтисе — Гали Дәүләт улы Шәехгали(рус.), 1860 елда Төньяк Кавказдан Россиягә имам Шамил гаиләсе белән килеп, хәрби хезмәттә булган, отставкага генерал-майор дәрәҗәсендә чыккан шәхес. Мөселман балалары өчен приют, мәктәпләр ачкан. Санкт-Петербургта мәчет салдыруда актив катнаша[3].

Әнисе Гөлсем (Тәфкилева), Бүкәй Урдасы ханы Җангирның оныгы — ханның икенче хатыны (беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәеновның кызы) Фатыймадан туган кызы Зәйтүнәнең кызы[4].

Әскар гимназия тәмамлаган вакытта Россиядә техник күтәрелеш чоры башлана һәм ул техника белән кызыксына башлый. Беренче уңышы — үзе укыган гимназиянең тантаналар залына электр уты кертүе. Гимназияне, Петербург университетының физика-математика факультетын (1907) тәмамлаган. Беренче бөтендөнья сугышында, Ватандашлар сугышында катнаша. Демобилизацияләнгәч, гаиләсе белән Мәскәүдә яши башлый. Урман-техник институты каршындагы төгәл механика остаханәсенә механик булып эшкә урнаша: йозаклар, арифмометрлар, сейфлар һ. б. ремонтлый. Язу машиналары белән бигрәк тә нык кызыксына. Чит илләрдә чыгарылган (чөнки Россиядә чыгарылмый) машиналарны төзәтеп кенә калмый, функцияләрен камилләштерә.

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елда ТАССР төзелгәч, татар теле дәүләт теле дип игълан ителә. Документ әйләнешен гарәп язуындагы татар телендә дә алып бару өчен техник мөмкинлек булмый: гарәп хәрефләре белән баса торган машиналар җитештерелми. ТАССРдагы әлеге проблеманы ишетеп белгән Әскар Шәехгали чит илдә җитештерелгән язу машинасын гарәп графикасына яраклаштырып көйли, шуның өчен ике патент ала. ТАССР хөкүмәте Ә. Шәехгалине Казанга күчереп, татар язу машиналары остаханәсе — «ТАТЯЗМАШ»ка механик, соңрак мөдир итеп билгели. Шәехгали кирәкле җиһазлар сатып ала, кадрлар туплый, аларны өйрәтә. ССРБның милли республикаларыннан, Кытай, Әфганстан, Ираннан да заказлар килә. Барлыгы 40 модернизацияләнгән машина чыгарыла, аларга экспертлар тарафыннан югары бәя бирелә. Чернышевский урамындагы 9нчы санлы йортта урнашкан остаханә зур булмаган өч бүлмә били [5].

Яңалиф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Яңалиф

Гарәп графикасы ун ел гына кулланылышта була. 1927 елда башка төрки телләр белән беррәттән, татар теле рәсми рәвештә латин язуына күчерелә. 1929 елда Казанда барлык деталь һәм конструкцияләре үзендә җитештерелгән, латин графикасы нигезендәге шрифт куелган «Яңалиф» («Jaꞑalif») язу машиналары җитештерелә башлый. Ә. Шәехгалиның барлык милли республикаларны латин графикасы нигезендәге шрифт куелган машиналар белән тәэмин итү өчен производствоны киңәйтү тәкъдимен ТАССР ҮБК һәм ХКШ җитәкчеләре хупламый. «ТАТЯЗМАШ»ка ябылу куркынычы янагач, Ә. Шәехгали үзе уйлап чыгарган язу машинасына Мәскәүдә экспертиза үткәртеп, аны «совет материалларыннан ССРБда ясалган беренче язу машинасы» итеп теркәтүгә ирешә[6]. 1931 елда остаханә базасында Казан язу машиналары заводы «Пишмаш» заводы (Терминал (җитештерү берләшмәсе)(рус.) ачылып, Ә. Шәехгалины директоры һәм баш инженеры итеп билгелиләр[7].

Сәяси эзәрлекләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ә. Шәехгали сөргеннән кайткач

Латин язуына күчүгә каршы булган 82 зыялының И. В. Сталин исеменә язылган хатына 78нче кеше булып кул куйган Ә. Шәехгали 1931 елда кулга алына. 58нче статья буенча хөкем итеп, 5 елга Ак диңгез-Балтыйк каналын(рус.) төзү эшенә җибәрәләр. Анда гидротехник төзелешне зур чыгымнардан саклап калган өчен, вакытыннан алда иреккә чыгарыла. Зур шәһәрләрдә (Казанда да) яшәү рөхсәт ителми. Алатырьга җибәрәләр. 1959 елда гына реабитацияләнә. 1960 елда 75 яшендә Казанга кайта[8].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Петербург университетында укыган вакытта өйләнгән хатыны — Петербургта шәхси театр студиясендә укучы Суфия Шаһбазгәрәй кызы Әхмәрова. Кызлары: Динара (Динора), Бөек Ватан сугышында катнашкан табиб, медицина фәннәре кандидаты, ТАССР атказанган табибы. Гөлнар (Гульнор) — инженер-химик.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2019 елда Казандагы хисаплау техникасы тарихы музееның җитәкчесе Маргарита Шәмсетдин кызы Бәдретдинова Казан басма машина заводына нигез салучы, гарәп графикасында басма машина уйлап тапкан танылган шәхес Әскәр Шәехгалигә (Әскәр Али улы Шәйх-Али) багышланган «Эхо веков. Судьба изобретателя» китабын нәшер итә.
  • 2020 елның җәендә энтузиастлар төркеме Маргарита Бәдретдинова һәм Мансур Рәхимов инициативасы буенча Казанның «Пишмаш» заводына нигез салучы Әскар Шәехгали хөрмәтенә Казанның Халитов урамындагы элеккеге КПО «Терминал» корпусларының берсе бинасында (бүген биредә «Интеграл+» предприятиесе урнашкан) истәлек тактасы урнаштырыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казанский завод пишущих машин — Терминал. Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, с. 574 ISBN 0-9530650-3-0.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Маргарита Бадрутдинова. Эхо веков. Судьба изобретателя. К.: Группа компаний ICL, 2019[9]
  • Султанбеков Б. Ф, Малышева С. Ю. Трагические судьбы. Научно-популярные очерки. К.: ТКИ, 1996.(рус.)
  • М. Бадрутдинова. Правда о Шейх-Али. «Казань», 2010, N 12, с. 19-25. ISSN 0869-6616 (рус.)
  • Чулпан Галиәхмәтова. Якутлар табыладыр вакыт белән. «Сөембикә», 2020 ел, июнь, 38-41нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 269нчы бит
  2. Саида Тулегенова. Новые сведения о потомках Жангир-хана. zhaikpress.kz, 12.10.2016(рус.)
  3. Камиль Алиев. Cудьба потомков Девлет-Мирзы Шейх-Али. Кумыкский мир, 10.03.2006
  4. Айдар Хабутдинов. Первый российский муфтий: Мухаммеджан Хусаин (ок. 1756-1824). islamrf.ru, 13.11.2008(рус.)
  5. Борис Милицын. Пишущая машинка «Яналиф» и ее создатели. «Гасырлар авазы», 2004 ел, № 2
  6. Аскар Шейх-Али — не по праву забытое имя из истории ТАССР. БТК, 30.11.2019
  7. Терминал. Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН Рт, 1999, с. 574 ISBN 0-9530650-3-0
  8. Оксана Романова. Вышла книга об авторе арабской клавиатуры и первом в СССР заводе пишущих машин Казани. Татар-информ, 17.02.2020(рус.)
  9. «Эхо веков. Судьба изобретателя»: ГК ICL выпустила книгу про изобретателя Аскара Алиевича Шейх-Али. БИЗНЕС Online, 19.05.2020(рус.)