Әскәр Айтматов
Әскәр Айтматов | |
---|---|
Кыргызстан тышкы эшләр министры | |
Вазыйфада 2002 ел – 2005 ел | |
Туган | 5 гыйнвар 1959 (65 яшь) ССРБ, Кыргыз ССР, Фрунзе |
Әни | Керез Шемшибаева (1930-1999) |
Әти | Чыңгыз Айтматов (1928-2008) |
Белем | Мәскәү дәүләт университеты |
Әскәр Айтматов, Әскәр Чыңгыз улы Айтматов (кырг. Аскар Чыңгызович Айтматов, 1959 елның 5 гыйнвары, ССРБ, Кыргыз ССР, Фрунзе) — Кыргызстан сәясәтчесе, 2002-2005 елларда Кыргыз Республикасының тышкы эшләр министры, 2005 елдан «Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык-күл форумы» иҗтимагый фонды җитәкчесе. Кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов (1928-2008) улы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1959 елның 5 гыйнварында Кыргыз ССР Фрунзе (1991 елдан Бишкәк) шәһәрендә язучы Чыңгыз Айтматовның Керез Шемшибаева (1930-1999) белән булган беренче гаиләсендә туган икенче улы. Туганнары: бертуганы Сәнҗәр (кырг. Санжар) (1954, Кыргызстанның Мәскәүдәге һәм Европа илләрендәге махсус вәкиле, соңыннан эшмәкәр, Мәскәүдә яши), әтисенең Мария Урмат кызы Айтматова белән булган икенче никахында туган сеңлесе Ширин (Кыргызстан парламенты - Жогорку Кенеш депутаты, соңыннан вуз укытучысы, эшмәкәр), энесе Илдар (кырг. Элдар) (рәссам, дизайнер, Чыңгыз Айтматов нигез салган халыкара фонд җитәкчесе). Әбисе, Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Хәмзә кызы Габделвәлиева (07.12.1904 — 10.08.1971) ягыннан нәсел башы (Ишманов-Габделвәлиевләр) Кукмара районы Мәчкәрә авылыннан башлана [1].
«Тарихчы-Көнчыгыш белгече» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Азия һәм Африка институтын тәмамлаган (1981). Инглиз, төрек, француз телләрен камил белә.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1982-1983 елларда ССРБ тышкы эшләр министрлыгының Урта Көнчыгыш бүлеге хезмәткәре (Мәскәү).
1983-1987 елларда ССРБның Төркиядәге илчелеге хезмәткәре.
1987-1990 елларда ССРБ тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат бүлеге хезмәткәре (Мәскәү).
1992-1994 елларда Кыргыз Республикасы тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат-сәясәт бүлеге мөдире.
1992-1994 елларда Кыргыз Республикасы тышкы эшләр министры урынбасары.
1994-1996 елларда Кыргыз Республикасының БМОдагы даими вәкиле в.б. (Нью-Йорк).
1996-1998 елларда Кыргыз Республикасы президенты киңәшчесе.
1998-2002 елларда Кыргыз Республикасы президенты администрациясенең тышкы сәясәт бүлеге мөдире.
2002-2005 елларда Кыргыз Республикасы тышкы эшләр министры.
2005 елдан «Евразия инициативалары» халыкара фонды директоры.
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әтисе, кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов турында «Айтматов дөньясы. Айтматовсыз дөнья» (рус. Мир Айтматова. Мир без Айтматова) фильмын төшерә (Кыргызфильм, сценарий авторы Абибилла Пазылов, куючы-режиссер Бакыт Карагулов, композитор Тугельбай Карагулов) [2]
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Чыңгыз Айтматов (әтисе)
- Нәгыймә Айтматова (әтисе ягыннан әбисе)
- Түрәкол Айтматов (әтисе ягыннан бабасы)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Чыңгыз Айтматовның улы Әскәр Казанда язучылар белән әтисен искә алды 2018 елның 9 февраль көнендә архивланган.. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы, 07.02.2018
- Оксана Акулова. Эльдар, сын Айтматова. time.kz, 11.10.2017
- Айтматов Аскар Чингизович. 2018 елның 25 гыйнвар көнендә архивланган. centrasia.ru
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Сын Чингиза Айтматова приехал в Кукмор. ИА «Татар-информ», 07.02.2018
- ↑ Анастасия Мокренко. Сценарий фильма о Чингизе Айтматове готов. Нужны деньги для съемок. ИА «24.kg», 19.01.2018