Әскәр Кайбышев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әскәр Кайбышев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әскәр Кайбышев
Кайбышев.jpeg
Туган телдә исем Әскәр Әкрам улы Кайбышев
Туган 28 март 1939(1939-03-28) (80 яшь)
Мәскәү, СССР
Үлгән 2 июнь 2017(2017-06-02) (78 яшь)
Анталия, Төркия
Күмү урыны Өфә мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия байрагы Русия
Әлма-матер Мәскәү корыч һәм эретмәләр институты
Һөнәре металлофизик
Эш бирүче Өфә дәүләт авиация техник университеты
Бүләк һәм мөкәфәтләре Хезмәт кызыл байрагы ордены
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Әскәр КайбышевУфада яшәүче дөньякүләм танылган галим-металлофизик, Русия Фәннәр академиясенең Үтә сыгылмалы металлар проблемалары институты директоры (1986-2005), Русия табигый фәннәр академиясе һәм Башкортстан Фәннәр академиясе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әскәр Әкрам улы Кайбышев 1939 елда Мәскәүдә туган. Ата-анасы тумышлары белән Башкортстаннан.

1962 елда башкаладагы Корыч һәм эретмәләр институтын тәмамлый һәм Уфадагы моторлар төзү берләшмәсендә эшли.

1986 елда талантлы галим Уфада Русия Фәннәр академиясенең Үтә сыгылмалы металлар проблемалары институтын оештыра һәм аңа җитәкчелек итә.

1991-1995 елларда Оскар Кайбышев Башкортстан Фәннәр академиясе президенты вазыйфаларын башкара.

1995 елдан ул үз институтына җитәкчелек итә. Бик күп фәнни хезмәтләр язган галимнең яңа китабы әлеге көндә Америка Кушма Штатларында да нәшер ителә.

Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

Дәүләткә каршы эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елның март аенда аңа карата җинаять эше ачылган. Әскәр Кайбышевны чит илләргә Русиянең хәрби максатларда файдаланырдай сәнәгать технологияләрен сатуда һәм финанс мутлыкларында гаеплиләр. Институтка тентү белән килгән җантимерләр институтның 1,5 млн сумлык кыйммәтле кәгазләрен урлап чыгалар, ләкин тотылалар.

2006 елның 9 августында Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Кайбышевны гаепле дип таба һәм аны шартлы 6 ел иректән мәхрүм итә, 3,5 млн сум штраф түләтә.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әскәр Кайбышевның 350 фәнни хезмәте, шул исәптән 5 монография бар. Ул 150 фәнни ачыш һәм уйлап табу авторы.

Дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәт кызыл байрагы ордены (1980)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]