Әсма Шайморатова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әсма Шайморатова latin yazuında])
Әсма Шайморатова
Туган 9 декабрь 1910(1910-12-09)
Ыр өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе яки Арслан, Чишмә районы[1]
Үлгән 11 гыйнвар 1992(1992-01-11)[1] (81 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  Россия империясе[1]
 СССР
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы[1]
Һөнәре җырчы

Шайморатова Әсма Сабир кызы (9 декабрь, 1910 ел11 гыйнвар, 1992 ел) — җырчы (лирик-колоратур сопрано). 1942 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театры, 1948 елдан — Татар филармониясе (Казан), 1950-1960 елларда Башкорт дәүләт филармониясе солисты. Башкорт АССРының атказанган артисты (1950).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсма Сабир кызы Шәйморатова (Хәбибуллина) 1910 елның 9 декабрендә Уфа губернасы Уфа өязе (хәзер Башкортстан Республикасының Чишмә районы) Арыслан авылында гади крестьян гаиләсендә туган.

1932 елда Башкорт сәнгать техникумын тәмамлый. Аннары Мәскәү консерваториясе каршындагы башкорт студиясенә укырга керә һәм аны (эзеклекләр белән) 1942 елда тәмамлый. Укытучысы — профессор Мария Владимировна милли республикаларның милли кадрларын үстерү өчен бик күп эшли. Әсма Шәйморатованың тәбигаттән туры тавышын шомартып, сирәк тембрлы моңлы-колоратур сопрано өстәүгә ирешә[2].

1942 елдан 1948 елга кадәр Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшли. Шул ук 1942 елда вокаль һәм сәхнә эченнән катлаулы булган Татьяна партиясен (Петр Чайковскийның «Евгений Онегин» операсыннан), башкара. Соңыннан ул зур уңыш белән Маргарита («Фауст», Шарль Гуно), Микаэла («Кармен», Жорж Бизе), Марфа («Патша хатыны», Николая Римский-Корсаков), Айсылу («Ашказар», Мөхәмәтша Буранголов либреттосы буенча Антон Эйхенвальд) партияләрен башкара.

1948-1950 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар филармониясендә (Казан) композитор һәм уенчы Салих Сәйдәшев төркемендә эшли. 1950 елда Уфага әйләнеп кайта һәм соңыннан, 1960 нчы елларда кадәр, Башкорт филармониясе солисты булып эшли.

Әсма Шәйморатованың тавышы ачык һәм матур тембр, киң диапазон, сыгылмалык һәм йомшаклык белән аерылып торган. Концерт репертуарында башкорт, татар, рус һәм чит ил композиторлары әсәрләре бар, шулай ук классик озын көй өлгеләрен («Ашказар», «Биеш», «Буранбай», «Гилмияза», «Зөлхизә», «Таштугай», «Сандугач», «Әрме» һәм башкалар) аеруча тәэсирле башкарганнар. Мәсәлим Вәлиев, Халик Заимов, Хәбибулла Ибраһимов, Заһир Исмәгыйлев, Рәүф Мортазин, Нариман Сабитов, Хөсәен Әхмәтовның кайбер вокаль әсәрләрен дә тәүгеләрдән булып сәхнәгә чыгара.

Җырчы карьерасында киләсе ун ел чын мәгънәдә йолдызлы була. Бу чорда ул йөзләгән концертта катнаша, Башкортстанның һәр районында, шәһәрендә була, шул ук вакытта зур уңыш белән Россия төбәкләрендә, ССРБның күп кенә калаларында чыгыш ясый. Аның репертуарында башкорт, татар, рус һәм чит ил композиторлары җырлары керә. Еш кына ул Хөсәен Әхмәтов, Заһир Исмәгыйлев, Хәбибулла Ибраһимов, Рәүф Мортазин һәм башка күренекле композиторларның вокаль әсәрләрен беренче башкаручы була. Аеруча зур осталык белән ул башкорт халык җырларын башкара. Әсма Шайморатова хатын-кыз арасынан тәүгеләрдән булып халык җырларын зур сәхнәдә җырлый башлый, чөнки традиция буенча аларны монганчы тик ирләр башкарганнар. Хәтта хатын-кыз исеменнән җырланганнарын да. Үзенә хас талант, табигатьтән туры бай диапозонлы тавыш аша ул халыкка халык иҗат иткән җырларны кайтара: «Әре», «Ашказар», «Биеш», «Буранбай», «Гыйльмияза», «Зөлхиҗә», «Таштугай», «Сандугач» һәм башка җырларны. Һәр җырның тарихын өйрәнергә тырышуы аңа әсәрнең үзенчәлекләрен һәм драматургиясен ачырга ярдәм итә[2].

Халык җырларын башкаруда Әсма Шайморатова үзенең җырлау сәләтен, бай вокаль мөмкинлекләрен, югары музыкаль һәм опера культурасын, халык үзенчәлекләрен тулы мәгънәдә аңлап куллана. Шуңа күрә җырчы тамашачы сөюен яулауга ирешә[2].

1950 елда Әсма Шайморатова музыкаль культура сферасына керткән зур өлеше өчен «Башкорт АССРның атказанган артисты» мактаулы исеменә лаек була.

1992 елның 11 гыйнварында 82 яшендә вафат була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]