Эчтәлеккә күчү

Әстерхан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әстерхан latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Әстерхан
рус. Астрахань
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1558
Сурәт
Кушамат/тәхәллүс Волжская Венеция[1], Ворота на Восток[1] һәм Вторая Венеция[1]
Кана белән язылган исем アストラハニ
Дәүләт  Россия[2]
Нәрсәнең башкаласы Әстерхан өлкәсе, Городской округ город Астрахань[d][2], Әстерхан губернасы, Әстерхан бүлгесе[d], Әстерхан бүлгесе[d] һәм Кавказское наместничество[d]
Административ-территориаль берәмлек Городской округ город Астрахань[d][2]
Сәгать поясы UTC+04:00, UTC+03:00, MSD[3] һәм SAMT[d][3]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Идел
Хөкүмәт башлыгы Алена Губанова[d][4] һәм Полумордвинов, Олег Анатольевич[d]
Халык саны 475 629 (2021)[5]
Административ бүленеше Ленинский район[d], Кировский район[d], Советский район[d] һәм Трусовский район (Астрахань)[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек −25 метр
Кардәш шәһәр Сари (шәһәр), Рәшт, Әхмәтабад, Атырау, Брест[6], Гран-Попо[d][6], Любляна[6], İslamabad, Форт-Лодердейл[6], Иваново[6], Казан[6], Кисловодск[6], Пемброк-Пайнс[6], Русе[d][6], Старапул[6], Йошкар-Ола[6] һәм Актау
Бүләкләр
Октябрь Инкыйлабы ордены
Мәйдан 209 км²
Почта индексы 414000–414999
Рәсми веб-сайт astrgorod.ru(рус.)
Харита сурәте
Җирле телефон коды 8512
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Әстерхан Викиҗыентыкта

Әстерхан (иске исемнәре: حاجی‌ ترخان, Хаҗитархан, Әҗдаркан, Аштархан, Әчтерхан һ. б.)– Иделнең тамагында урнашкан шәһәр. Әстерхан өлкәсе башкаласы.

Әстерханда халыкның 79,3%ын руслар, 7,7% татарлар, 4,2% казакълар тәшкил итә. Шәһәр Каспий буе түбәнчелегенең 11 утравында, Идел тамагының өске өлешендә урнашкан. Төп өлеш иделнең сул ярында урнашкан, уң якта 20% халык яши. Идел аша 2 күпер салынган. Барлык күперләр саны – 30. Әстерхан Идел буйлап 45 чакрымга сузылган.

Шәһәрдә биш югары уку йорты (Дәүләт техник университеты, Медицина академиясе, Дәүләт педагогия институты, Сарытау юридик институты филиалы, Рыбный институт), шулай ук ике театр (рус һәм татар) белән дәүләт консерваториясе, картиналар галереясы һәм биш дәүләт музее бар.[7]

2022 елның 15 ноябреннән«Хезмәт даны шәһәре»[8].

Тарихи мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1552 елның 12 октябрендә Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алганнан соң, аның башкисәрләре 1554 елны Әстерханга яу белән чыгалар. Алар су юлы белән аска төшәләр дә, тар гына участокта Иделгә хуҗа булып, Кремльне сугышып кулга төшерәләр. Җиңелгән Друбиш хан хәзерге Царев елгасы (елга буенча хан чигенгәнгә күрә бу суны Царев суы дип йөртә башлыйлар) буенча Дагстанга кача. Бу әле Әстерханны тулысынча алу булмый. Рус хөкүмәте 1554-1558 елларда Хаҗитархан киңлекләрен, мал-мөлкәтен үзләштерә.[9]

Хаҗитархан рус кулына төшкәнче үк Иделнең ике ягында да бер үк вакытта яшәп килгән. Сул якта нугай татарларының кышкы ставкалары, Караван сарай булып, ике якны тоташтыручы кичү эшләгән. Су аз вакытта кышын ул туңа торган булган. Әстерханның сул ягында: хәзерге Кремль урынында татар Кремле булып, анда мәчетләр эшләп килгән (алар җимертелеп, өсләренә хәзерге чиркәүләр салынган), Кремльдә әүлияләр, изгеләр күмелгән булган. Кара Дауыт әүлиянең кабере хәзер дә Кремльдә саклана, тик инде ул, христиан дине изгеләре рәтенә күчерелеп, кабер өсте дә үзгәртелгән. Облвоенкомат урынында элек Девичий монастырь иде. Хаҗитархан тарихы исә монда Дәрбиш Гали ханның (Хаҗитархан елъязмасына ул Друбиш Али дип тә кереп китә) ставкасы, хан мәчете булган дип күрсәтә. Кремль тирәсендә урнашкан Аккош күле (ул элеккеге Иделнең бер кисәге) алдында "Газпром" үзенә мәһабәт, зур замана бинасы төзеп куйды. Бина нигезен төзе¬гәндә борынгы мөселман каберләре килеп чыккан. Татар базары Идел ярында урнашып, аңа килеп туктаган сәүдәгәрләр Хаҗитарханга Татар капкасы аша уза торган булганнар. Татар базары түбәсе (калкулык) өстендә Иван Золотоус чиркәве бар, анда элек хан мәчете һәм хан каберлекләре булган. Чиркәү эчендә хәзер дә 3 мөселман кабере урыны билгеле. Хрис¬тиан дине руханилары бер кабер урынына, атап килгән мөселманнарны, монда Фатыйма әүлия күмелгән, калган икесенең исемнәрен белмибез, дип бер почмакка китереп бастыралар. Кайбер татарлар бу урынга килеп, нәзер әйтеп, аннан чиркәүгә кереп садака да салалар.

Һинд сәүдә өй яны

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Истәлек тактасы

Һинд сәүдә өй яны — Әстерханда булган XVII гасыр архитектур-тарихи һәйкәл. Тарихи һәйкәлнең хәзерге бинасы Һиндлеләр өй янының башлангыч халәтенә охшамаган, бу күп янкорылмалар белән торак бина булып тора, алар бинаның башлангыч кыяфәтен деформацияләгәннәр.
Беренче мәртәбә Һиндлеләр сәүдә янында 1625 ел Ключарёв елъязмасында искә алына: «1625 елда Фарсылар, Әрмәннәр һәм Һиндлеләр кунакханә өй яннарын төзегәннәр: Әрмән, Фарсы һәм Һиндле, Азия йоласы буенча Спасски монастыреннан ерак түгел».[10] 1671—1672 ел Разин фетнәсе вакытында Һиндле сәүдә корылмалары яндырылган булган һәм 1673 елда янә төзелгән булганнар. 1809 елда бина классицизм стиленда реконструкцияләнгән булган. XIX гасырда Һиндлеләр Әстерханда сәүдә эшен бетергәннәр.[11][12][13]

Әстерхан татар халкы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әстерханның татарлар күмәкләп яши торган борынгы Тияк бистәсе бар. Кайчандыр Тияк гөрләп торган. Бистәнең унбиш җирендә унбиш мәчеттә азан әйткәннәр. Буйдан-буйга сузылган Менжинский урамы буйлап трамвайлар йөргән. Хәзерге Тиякнең урамнары чакыр-чокырлы. Өйләре күбесенчә электән калган кечкенә агач йортлар тезелеп. Татарлар өчен икенче истәлекле урын – әле дә сафтагы Татар базары.[14]

XX гасыр башында Әстерхан бөтен Түбән Идел буена мәгърифәт нуры чәчкән. 1906-1914 елларда монда дистәләрчә татарча газета-журнал чыккан. “Идел”, “Прогресс дәлиле”, “Мизан”, “Халык” шундыйлардан. 1907 елда татар театры барлыкка килгән. Аннан “Вулкан” театры үскән. Мөселманнарның мәчетләре, даруханәләре. Тияктәге “Кызыл Шәрык” бинасында татарча кинолар күрсәтелгән. 1928 елда шунда Һади Такташ эшчеләргә төнге сәгать 3кә кадәр үзенең әсәрләрен укыган. Мөхәррире Габдрахман Гомәри, җаваплы сәркатибе Сәгыйть Рәмиев булган “Идел” газетасына 1911 елда Тукай да килеп киткән.

Әстерханда туып-үскән танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. 1,0 1,1 1,2 Словарь топонимических перифраз: названия российских городовСПб: Алетейя, 2022. — ISBN 978-5-00165-489-6
  2. 2,0 2,1 2,2 ОКТМО. 185/2016. Южный ФО
  3. 3,0 3,1 Федеральный закон от 15.02.2016 № 27-ФЗ — 2016.
  4. http://astravolga.ru/astraxanskie-deputaty-utverdili-novogo-glavu-goroda/
  5. Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
  6. 6,00 6,01 6,02 6,03 6,04 6,05 6,06 6,07 6,08 6,09 6,10 http://www.ast.aif.ru/archive/1742844
  7. Әстерхан тәэссораты
  8. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  9. Әстерханга1000 елмы? Наилә ПОТЕЕВА-ФАТЫЙХОВА(үле сылтама)
  10. Кирилл Васильев Ключаревская летопись: история о начале и возобновлении Астрахани, случившихся в ней происшествиях, об архиереях в оной бывших, а также о воеводах, градоначальниках и губернаторах. — Астрахань: Тип. Губернского Правления, 1887. — 89 с.
  11. В. П. Даркевич «Астрахань — ворота на Восток»(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка//Наука и жизнь, № 10, 1997 г. (копия(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка) Автор — доктор исторических наук, ведущий научный сотрудник Института археологии РАН.
  12. Васькин Н. «Заселение Астраханского края 2012 елның 8 май көнендә архивланган.». — Волгоград.: Нижне-Волжское изд., 1973.
  13. Индийцы в Астрахани//Н. Н. Непомнящий. 100 великих загадок Индии. М.: Книга по Требованию, 2010 г.
  14. http://xacitarxan.narod.ru/soenbike.htm