Әсхәл Әхмәт-Хуҗа
| Әсхәл Әхмәт-Хуҗа Әсхәл Әхмәт-Хужа | |
|---|---|
![]() Әсхәл Әхмәт-Хуҗа | |
| Тугач бирелгән исеме: | Әсхәл Әбүталип улы Әхмәтхуҗин |
| Туу датасы: | 24 июнь 1942 |
| Туу урыны: | Әбҗәлил районы, Амангилде авылы |
| Үлем датасы: | 8 ноябрь 2018 (76 яшь) |
| Үлем урыны: | Әбҗәлил районы, Аскар авылы |
| Ватандашлык: | |
| Эшчәнлек төре: | язучы |
| Иҗат итү еллары: | 1968-2018 |
| Юнәлеш: | поэзия, тәрҗемә |
| Жанр: | шигырь, поэма |
| Иҗат итү теле: | башкорт теле |
| Дебют: | «Сыбай чыктым» (1962) |
| Премияләр: | Г. Сәләм премиясе(1992) |
| Бүләкләр: | |
Әсхәл Әхмәт-Хуҗа (псевдоним, чын исеме Әсхәл Әбүталип улы Әхмәтхуҗин, баш. Әсхәл Абуталип улы Әхмәтҡужин) – шагыйрь, тәрҗемәче. РФ (2002), БР (1992) атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Сәләм (1992), Фатих Кәрим, Ким Әхмәтҗанов (1995), И. Мурзакаев-Балапанов премияләре лауреаты. Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре (2002).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1942 елның 24 июнендә БАССР Әбҗәлил районы Амангилде авылында туган. Урта мәктәпне, Стәрлетамакта педагогия институтын (1965), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1987) тәмамлый. «Агыйдел» журналында (1965-1969, 1978-1985) эшли. Уфа педагогия институтында (1991-1995) укыта. Әбҗәлил районы хакимиятендә әйдәүче белгеч (1996 елдан), Әбҗәлил районы китапханәсендә бүлек мөдире (1997-1999).
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Беренче шигырьләр җыентыгы – «Сыбай чыктым» (1968). Балалар өчен «Бәрәчкәй» (1970), «Акыллы керпе» (1991), «Азамат белән куян баласы» (1991) исемле китаплары чыкты. «Бәйге» (1973), «Оран» (1980), «Ефәккә энҗе тезелде» (1982, тәрҗемә), «Мәйдан» (1989), «Тулпарым» (1992) һ.б. китапларына кергән әсәрләренә романтик күтәренкелек, шәхеснең иреккә омтылуын тасвирлау хас. П. Бровка, М.Ю.Лермонтов, А.С. Пушкин, Ш. Руставели, П. Тычина әсәрләрен тәрҗемә итте.[1]
2018 елның 8 ноябрендә БР Әбҗәлил районы үзәге Аскар авылында вафат[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2002)
- БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992)
- Г. Сәләм премиясе (1992)
- Фатих Кәрим премиясе
- Ким Әхмәтҗанов премиясе (1995)
- И. Мурзакаев-Балапанов премиясе
- БР атказанган мәгариф хезмәткәре (2002)
- Халыклар дуслыгы ордены
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1971)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Г. Хөсәенов. Заманга тиң поэзия өчен. «Агыйдел» , 1983, № 12.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Башкортстан (белешмәлек)(үле сылтама)(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Уфа шәһәре сайты, archived from the original on 2017-07-01, retrieved 2014-12-11
- ↑ Лейла Аралбаева. Ушел из жизни известный башкирский поэт Асхаль Ахмат-Хужа. ИА «Башинформ». 2018-11-08 тикшерелгән.
- 24 июнь көнне туганнар
- 1942 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әбҗәлил районында туганнар
- 8 ноябрь көнне вафатлар
- 2018 елда вафатлар
- Әбҗәлил районында вафатлар
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- Башкорт шагыйрьләре
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар
- Г. Сәләм премиясе лауреатлары
- Фатих Кәрим премиясе лауреатлары
- Ким Әхмәтҗанов премиясе лауреатлары
- Вуз укытучылары
