Әсхәт Хисмәтов
Внешний вид
Әсхәт Әсәдулла улы Хисмәтов | |
Ватандашлык |
![]() ![]() |
---|---|
Тәхәллүс | Асхат Хисмат (тат. Әсхәт Хисмәт) |
Туу датасы | 1 гыйнвар 1952 (73 яшь) |
Туу урыны | Түбән Әлки, Әлки районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | театр актеры, киноактер, җырчы, актёр |
Эш урыны | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Әлма-матер | Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе |
Активлык чорының башы | 1978 |
Бүләкләр | |
![]() |
Әсхәт Хисмәтов — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты (2003 ел). Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты (2023).[1]
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әсхәт Хисмәтов 1952 елның 1 гыйнварында Әлки районы Түбән Әлки авылында дөньяга килә. 1978 елда Казан театр училищесын тәмамлап Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Эчке йомшаклыгы белән аерылып торган төрле характердагы рольләрдә уйный. Җырлау сәләте бар.
Әсхәт Хисмәтов — Татарстанның халык артисты.
Рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Булат — «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин)
- Ильяс — «Казан сөлгесе» (К. Тинчурин)
- Хәйретдин — «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш)
- Марат — «Туй алдыннан» (Х. Вахит)
- Гөлүс — «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И. Юзеев)
- Иван — «Бирнәсез кыз» (А. Островский)
- Денис Иванович — «Җимерелгән бәхет» (А. Островский)
- Хәсән — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю .Сафиуллин)
- Хәлим — «Миңлекамал» (М. Әмир)
- Ташчәйнәр — «Ахырзаман» (Ч. Айтматов)һ.б.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Илялова И.И. Галиәсгар Камал театры артистлары. Биографик белешмәлек. Тулыландырылган икенче басма. Татарстан китап нәшрияте, Казан, 2005 ел
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әсхәт Хисмәт токмачлы ашны бернигә алыштырмый(үле сылтама)
- Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театры рәсми сайты
- «Татарстан» ДТРК — Әсхәт Хисмәтов турында фильм
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төркемнәр:
- 1 гыйнвар көнне туганнар
- 1952 елда туганнар
- Әлки районында туганнар
- Татарстанның халык артистлары
- ТАССР атказанган артистлары
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча артистлар
- Камал театры актерлары
- Казан театр училищесын тәмамлаучылар
- Илһам Шакиров премиясе лауреатлары