Әсән (Дүртөйле районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әсән (Дүртөйле районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әсән
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Асяновский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Асяновский сельсовет[d] һәм Бөре өязе
Халык саны 1479 кеше кеше (2010)[2]
Почта индексы 452315

Әсән (рус. Асәново) — Башкортостанның Дүртөйле районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1479 кешенең яшәве мәгълүм.[3] Күәш елгасы өстенә урнашкан.

Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче мәртәбә Әсәнлеләрнең җиргә хокук турындагы материалларда искә алына. Анда язылганча, типтәрләр Җәлдәк вулысы җирләренә Ɵфə төбәк кәнсәләриясе тарафыннан урнаштырылган.[4]

Әсән мәдрәсәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башында авыл ике мәхәлләгә бүленгән. Берсе кадими, икенчесе — җәдиди була. Җәдит ягындагы икенче мәхәллә мәчетендә имам булып Шәехзадә Бабичның атасы Мөхәммәтзакир хәзрәт тора. Мәчет янында гына ике катлы мәдрәсә, тулай торак, ашханә, келәтләр. Мәчетне дә, мәдрәсәне дә Дүртөйле төбәгендә иң бай һәм укымышлы кешеләрнең берсе булган Сәхипзадә Мәкъсүтов салдырган. IV Дәүләт думасына депутат булып сайланган алдынгы карашлы бай Әсәндәге мәдрәсәне тирә-як төбәкнең мәдәният, мәгърифәт үзәгенә әверелдерә. Хуҗасы исеме белән, «Мәдрәсәи Максуди» дип йөртелгән уку йортында яңача предметлар укытыла; мөгаллимнәр арасында Ɵфəдан, Казаннан, Eкатиpинбуртан килгән зыялылар да була.

300ләп шәкерт укыган шушы мәдрәсәдә 1904—1906 еллар тирәсендә чып-чын татар ᴛияᴛыры барлыкка килә. Дәреслекләр, уку әсбаплары юнәтү, шәкертләрнең өс-башларын карап, тамакларын туйдыру белән генә чикләнмичә, Сәхипзадә Максудов үз мәдрәсәсендә ᴛияᴛыр почмагы да булдыра, сәхнә мәйданчыгы эшләтеп, аны затлы чаршау белән җиһазлап куя. Бабич бик тиз арада Әсәндәге татар ᴛияᴛырының җанына әверелә.

«Мәдрәсәи Максуди» шәкертләре Г.Камалның яңа чыккан пьесасы «Беренче ᴛияᴛыр»ны Дүртөйлегә барып куялар. Бу бистәдә «Икбал» дигән зур көтепханә эшли. спиктәкеᴫ шул көтепханә залларының берсендә куела. Шәехзадә Хәмзә бай ролен башкара.[5]

Атаклы кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад һәм социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта мәктәптә 2006 елга кадәр татарча гына укытылды, башкортлаштыру сәясәте сәбәпле рус теленә күчәргә мәҗбүр булганнар.

СПК колхоз "Әсән", ГУП "Әсән" кирпеч ɜавуᴛы (дивар материаллары, кирпеч)

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан җɵмһүрᴎятсының милли әдәбият музее филиалы - Шәехзадә Бабичның Йорт-музее бар.

"Сердәш" вокальный ансамбле - "Түгәрәк уен" татар фольклорының II Бөтенрәсәй фестиваленең Лауреаты (Төмән, 2009).

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[2]
1479

2002 елның сәер халык исәбен алу вакытында авыл халкының 49%ы башкорт итеп яздырылган, татарлар 47%ка калдырылган.

Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • район үзәгенә кадәр (Дүртөйле): 12 км
  • якындагы тимер юл стаʜсaсенә (Ɵфə): 129 км

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]