Әсән (Кемерово өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әсән (Кемерово өлкәсе) latin yazuında])
Әсән
Карта
Ил Россия
Өлкә Кемерово өлкәсе
Район Юрга районы
Координатлар 55°57'0"тн, 84°57'0"кнч
Нигезләнгән 1405
Беренче телгә алу 1636
Халык саны 0 кеше
Милли состав татарлар
Русча атамасы Асаново

Әсән (рус. Аса́ново) — Кемерово өлкәсенең Юрга районында юкка чыккан татар авылы. Юрга авыл җирлегенә кергән.

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Красноярск вакыты
Красноярск вакыты

Әсән (Кемерово өлкәсе) Красноярск вакыты (Krasnoyarsk Time Zone, KRAT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +7:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +4 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+4 итеп күрсәтелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга 1405 елда Тум елгасы буенда татарлар нигез салган.

1636 елда татар йортлары янына беренче рус кешеләре Афанасий Асанов, Зоркальцев Матвей, Анкудинов иптәшләре белән күченә башлый. Афанасий Асанов аннары 1694 елда тагын бер Әсән авылына нигез сала, бу авыл Аккош елгасы янында урнашкан була.

Ике авыл барлыкка килә: Әсән һәм Анкудино, алар бер-берсенә шулкадәр якын булган ки, киләчәктә бер-берсенә кушылган.

1911 елда Әсән һәм Анкудино авылларында 61 хуҗалык исәпләнгән, 437 кеше яшәгән. Авылның 4950 дисәтинә җире баулган. Су тегермәне эшләгән.[1]

Октябрь инкыйлабына кадәр Тум губернасының Тум өязендә, 1925-1930 елларда — Себер краеның Тум бүлгесендә, 1930-1937 елларда — Көнбатыш Себер краенда, 1937-1943 елларда — Новосибирск өлкәсендә, 1943 елдан — Кемерово өлкәсендә.

2000 елларда авыл ташландык хәлгә килә һәм торак пунктлар реестрыннан төшереп калдырыла.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Еллар буенча халык саны
18591893189418991911
53364256318437

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]