Әсән (Чардаклы районы)
| Әсән | |
|---|---|
| Рәсми исем | Асанова[1][2], Асаново[1] һәм Асаново[3][4][5] |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Бряндинское сельское поселение[d][6] |
| Сәгать поясы | UTC+04:00[7] һәм UTC+03:00[7] |
| Халык саны | 66 (2010)[8] |
| Хуҗалыклар саны | 137[2] |
| Почта индексы | 433435 |
Әсән (рус. Асаново) — Сембер өлкәсенең Чардаклы районында урнашкан авыл.
Урнашуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Авыл урманга терәлеп, тирән ерганаклы җирдә, кыргый табигать кочагында, Кандалка елгасы буенда урнашкан. Район үзәге — Чардаклы бистәсеннән 42 км көнчыгыштарак урнашкан[9].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Әсән авылына 1648―1656 елларда нигез салынган[9].
1780 елда 60 кеше яшәгән. 1900 елның 1 гыйнварына Самара (1796―1851 елларда Сембер) губернасы Ставрополь өязе Бряндино волостена караган авылда 146 йортта 793 кеше исәпләнгән[9].
Авылда ике мәчет, ике мәдрәсә, ике тегермән эшләп торган[9].
Атамасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]«Әсән» атамасының каян килеп чыкканы төгәл генә билгеле түгел. Йомышлы яңа чукындырылган татар Яков Асанов исеме белән бәйле булырга мөмкин, дигән фаразлар бар. Туган як тарихын өйрәнүчеләр арасында шулай ук, Россия дәүләте чикләрен ныгыту өчен Сембер шәһәре тирәсенә Әсән дигән авылдан йомышлы татарларны күчергәннәр, дип санаучылар да очрый. Шушы йомышлы татарлар патшага ялланып чик буен сакларга һәм акрын гына җирләрне үзләштерүгә керешкән[9].
Сәгать поясы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Әсән (Чардаклы районы) Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| 2002[10] | 2010[11] |
|---|---|
| 90 | 66 |
2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (100%).[12][13]
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]XVII гасыр ахырында авыл халкы һәрбер йорттан алтышар сум акча җыеп, балчыктан үзләре кирпеч сугып, аны кыздырып, мәчет салган. Күрше рус, татар һәм мукшы авыллары халкы да әсәнлеләргә ярдәм кулы сузган: кемдер акчалата булышкан, кемдер азык, йомырка биргән (тавык йомыркасын кирпеч тезгән вакытта измәгә кушканнар). Архив мәгълүматларына караганда, ул чакта агачтан мәчет төзү – 300 сумга, кирпечтән салу 500 сумга төшкән. Мәчет төзү эшләрен Кече Кандал авылы кул осталары – агалы-энеле Ершовлар башкарган[9].
Сталин репрессияләре чорында, 1930 елда Сәхәбетдин хәзрәт Хөснетдин улы Емелеевны, хатыны Гаятсорур Хафиз кызын, шулай ук энесе Фәйзетдин Хөснетдин улы Емелеевны, өйләрен, җил тегермәннәрен тартып алып, спецпоселениега сөргенгә озатканнар. Шул ук елны мәчет бинасында авыл балалары өчен башлангыч мәктәп ачылган. Бөек Ватан сугышы вакытында манарасы кисеп төшерелгән. Әсәндә мәктәп яшендәге балалар калмагач, мәчет бинасы берничә ел клуб булып хезмәт иткән[9].
Дингә каршы көрәш – атеизм елларында да халык Исламнан читләшмәгән. Беркем дә никахсыз өйләнмәгән, мәетләрне җеназа намазы укымыйча җирләмәгәннәр. Гает намазларын аерым өйләргә җыелып укыганнар[9].
1997 елның май аенда мәчет бинасы халыкка кайтарып бирелгән. 2000 елда Тәлгать Гөбәйдуллов һәм аның туганнары, шулай ук Равил Яруллов мәчетне ремонтлау һәм яңа манара кую эшләренә алынган. «Алга» кооперативы зур өлеш керткән. Авыл халкы сәдака акчаларын биргән, өмәләрдә катнашкан[9].
2017 елда мәчет Россия Федерациясе халыклары мәдәни мирасы объектларының Бердәм дәүләт реестрына кертелгән. Хәзерге вакытта мәчет «архитектура һәйкәле ― төбәк әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты» булып исәпләнә[9].
2022 елда «Алга» хуҗалыгы (җитәкчесе Самат Солтан улы Насыйров) ярдәмендә ремонт эшләре башланган[9].
2025 елда мәчетнең 125 еллыгына багышланган тантаналы мәҗлес оештырылган[9].
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
- Габдулла Шамуков (1909—1981), 1930―1946 елларда Гафури, 1946―1981 елларда Камал исемендәге театрлар актеры, СССР халык артисты (1980).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1 2 Ответственный составитель О.В. Зубова Административно-территориальное деление Самарской губернии (1851-1928 гг.) — 2011. — 463 бит — ISBN 978-5-91940-081-3
- 1 2 Список населенных мест Самарской губернии, по сведениям 1889 года — Самара: 1890.
- ↑ XXXVI. Самарская губерния: Список населенных мест Российской Империи по сведениям 1859 года / мөхәррир А. И. Артемьев — СПб: Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1864. — 134 бит — (Списки населенных мест Российской империи)
- ↑ Населенные места Российской империи в 500 и более жителей с указанием всего наличного в них населения и числа жителей преобладающих вероисповеданий по данным первой всеобщей переписи населения 1897 г.: под ред. Н. А. Тройницкого — СПб: 1905. — 270 бит
- ↑ Подковыров Н. Г. Список населенных мест Самарской губернии — Самара: 1910. — 425 бит
- ↑ ОКТМО
- 1 2 Федеральный закон от 09.03.2016 № 69-ФЗ — 2016.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Населённые пункты Ульяновской области и численность проживающего в них населения по возрасту
- 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Нурия Латыйпова. Әсән авылының чал тарихлы мәчете. «Өмет», 10.08.2025
- ↑ 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2014-06-01
- ↑ 2010 ел җанисәп алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-06-01
- ↑ 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-06-01
- ↑ Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Ульяновск-Сембер энциклопедиясе 2016 елның 22 март көнендә архивланган
- Ульяновск өлкәсендәге Әсән авылы халкы авыл мәчетенең 125 еллыгын билгеләп үтте. Татар-информ, 12.08.2025
